Добавить новость
123ru.net
Все новости
Февраль
2016

Ир-атларыбызны бәйрәм белән тәбрикләдек

0

Ватанны саклаучылар көне уңаеннан, авыл җирлекләрендә күп төрле матур чаралар булып үтте. Редакция почтасына (yakti.ul76@gmail.com) килгән хатлар әнә шул хакта. 

Яңа поселогы мәдәният йортында әдәби-музыкаль кичә үткәрелде. Бәйрәмебез ватанпәрвәрлек хисе белән сугарылган шигырьләр, җырлар белән үрелеп барды. Ир-егетләребезне котларга килгән күршеләребез – «Татарстан» совхозы поселогыннан Владимир Веретинников, Комсомолец поселогыннан Анна Шәрифҗанова житәкчелегендәге бию коллективы кызлары бәйрәмебезгә ямь өстенә ямь өстәделәр. Ватанны саклаучылар көне беркемне дә битараф калдырмады. Булачак солдатларны бәйрәм белән котларга, яшьләргә үзенең үтемле сүзен әйтергә, Әфган сугышы ветераны Александр Майоров килде, шулай ук хезмәт һәм сәхнә ветераны Гөлчәчәк Ибраһимова җыелганнарга татар халык җырларын бүләк итте (баянда Рифкать Абдуллин уйнады). «Мизгел» бию төркеме кызлары-егетләре – Ильвина белән Ильмира Солтангәрәевалар, Регина Мәүлиева, Ильвина Шәйдуллина, Зөлфәт Шәрифуллин, Артем Абрамов, Егор Безпальчук, Дамир Хәйруллин һәрвакыттагыча үзләренең матур биюләре белән халыкны таң калдырды. Бәйрәм кичәсен җырчы егетебез Тимур Колчерин «Солдаты» дигән җыры белән тәмамлады. Соңыннан яшьләр дискотекада рәхәтләнеп күңел ачтылар, дип хәбәр иттеләр Яңа поселогының мәдәният йортыннан.

Яңа поселогының китапханә бинасында да, Ватанны саклаучылар көне уңаенннан, матур чара булып үтте. Китапханә мөдире Айгөл Габдрахманова «Поле чудес» уенын үтә дә кызыклы итеп оештырды. Тамашачылар җыелганда Гөлнара Хөсәинова Әҗмәкәй авыл җирлегенә кергән авыллардан җыелган, хәрби хезмәттә булган берничә буын солдат фотоларыннан төзелгән презентация күрсәтеп торды. Иң баштан Айгөл Таһир кызы алдан игълан ителгән ир-егетләргә багышланган кызыклы фотолар күргәзмәсендә җиңүчеләрне билгеләде, нәтиҗәләр ясады. 

I урынга Лилия Хәмзина, II урынга Гөлназ Зарипова белән Илсөяр Абдрахманова лаек булдылар. III урын Руслан Сабитовка бирелде. Аларның барысына да истәлекле бүләк медальләре тапшырылды. 

«Поле чудес» уены башында Айгөл Габдрахманова ир-егетләребезне бәйрәм белән котлады. Соңыннан исә музыкаль сәламне «Хәерле кич» җыры аша Зөлфия Солтанова җиткерде.

Уен махсус турларга бүленеп, салмак кына барды. Катнашучы егетләребез – Вадим Макчуков, Айрат Гомәров, Фидаил Мингалиев, Равил Зарипов, Рөстәм Насыйров, Айдар Зарипов, Артем Абрамов, Марсель Хаҗиев, Фәрит Җиһангиров осталыкларын, зирәклекләрен күрсәттеләр. Өч тур буенча җиңүче булып Марсель Хаҗиев калды һәм супер уенда да уйнап, абсолют җиңү яулады. 

«Поле чудес» вакытында тамашачылар белән дә сорауларга җавап уены уйнатылды. Һәр өч тур уен арасында музыкаль бүләк яңгырады. Сөмбел Хөсәинова гитарада уйнап, үзенең җырларын башкарды, Айгөл Нуретдинова Муса Җәлил шигырь бәйгесендә катнашып җиңү яулаган «Чулочки» шигырен укыды. Абыйлары белән «Поле чудес» уенына килгән Камилә Зарипова һәм Регина Хаҗиева җыр башкардылар. Айгөл Габдрахманова үзе дә Вероника Пушнованың мәхәббәт турында шигырен укыды. Сүз уңаеннан, «Поле чудес» уенына әйләнә торган махсус барабанны Айгөлнең әтисе Таһир абый белән әнисе Люция ханым искиткеч итеп ясаганнар. Тамаша залы да зәвык белән бизәлгән иде. Анда җылы мохит хөкем сөрә. Уенны оештыруы да, залларның бизәлеше дә шаккатмалы булды. Тамашачылар һәм уенда катнашучы ир-егетләребез дәртле «Поле чудес» уены оештырып матур кичә үткәргәне өчен Айгөл Габдрахмановага ихлас күңелдән рәхмәтләрен белдерделәр, алга таба да бу уенны һәрдаим үткәреп торырга кирәклеген әйттеләр, барча җыелганнар күтәренке кәеф белән таралыштылар, дип язган безгә барлык тамашачылар исеменнән Зөлфия Шакирҗанова.

Ильбухтино авылының мәдәният йортында Татьяна Епифанцева һәм китапханә мөдире Татьяна Морозова тырышлыгы белән әзерләнгән бәйрәм кичәсе булып үтте. Биредә кичәгә җыелган тамашачылар алдында Арби Велидов җитәкчелегендәге «Рябинушка» балалар ансамбле чыгыш ясады. Нәни артистлар башкаруындагы сугыш еллары җырлары беркемне дә битараф калдырмады. Бәйрәм концерты биюләр, эстрада һәм халык җырлары, шигырьләр уку белән үрелеп барды. Биредә шулай ук чиркәү рухание Владимир атакай һәм дин мәктәбе оештыручылары да чыгыш ясады. Кичәгә «Рябинушка» ансамбле башкаруында «Назлы хатлар» («Письма нежные») җыры йомгак ясады, дип хәбәр иттеләр Ильбухтино авылыннан.

– Ватанны саклаучылар көнен без быел бик үзенчәлекле итеп үткәрдек, – дип яза редакциягә юллаган хатында Бәтке мәдәният йорты директоры Марина Орлова. – Безне Биклән мәдәният йортына Рузилә Костина чакырып алды. Сәхнә түрендә районыбызның үзешчән артистлары белән беррәттән беренче тапкыр гына сәхнә тотучылар чыгыш ясады. Бу көнне махсус җырлы яңа дуэтлар да барлыкка килде. Үземә минем Сергей Костин белән җырларга насыйп булды. Рузилә Костина Назыйр Гыймазетдинов белән искиткеч матур җыр башкардылар. Ирле-хатынлы Назыйр белән Дилбәр Гыймазетдиновларның җырлавын да халык дәррәү алкышларга күмде. Татарча, русча җырлар, дәртле биюләр, искиткеч матур шигырьләр яңгырады бу кичне Биклән сәхнәсендә! Соңыннан исә без ике дә уйлап тормыйча, шул ук состав белән Яңа Бүләк авылы мәдәният йортына барып, шулай ук җыелганнарны матур концерт белән сөендердек. Тамашачылар безне тагын чакырып калдылар. Ә без исә авыллар арасында шундый дуслык булуына сөендек, алдыбызга яңа төрле планнар куйдык, – дигән җылы эчтәлекле хат килеп иреште безгә Бәтке авылыннан.






Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net