Зәйдән “Хәтер Маршы-2016” акциясе узды (Фоторепортаж)
Россия Федерациясенең гражданнарга патриотик тәрбия бирү буенча 2016-2020 елларга исәпләнгән дәүләт программасын тормышка ашыру кысаларында, республикада 5-26 февральдә хәрби-патриотик хәрәкәтне активлаштыру, аңлату эшен көчәйтү, укучыларны, студентларны патриотик тәрбиягә тагын да ныграк тарту максатында, Татарстан районнары буйлап “Хәтер Маршы-2016” акциясе үтә. Советлар Союзы Герое, шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 110 тулуга башгышланган әлеге хәтер маршы бүген безнең район җирлеге аша үтте. Аны Яшьләр эшләре һәм спорт, Мәгариф һәм фән министрлыклары ТР ДОСААФ, ветераннар, патриотик тәрбия иҗтимагый оешмалары белән берлектә оештыра.
“Хәтер маршы-2016” акциясе безнең шәһәрдә 4, 3,7нче мәктәпләрдә укучылар катнашында үзенчәлекле чара буларак оештырылды. Акция активистлары- Казан милли тикшеренү технология университеты студентлары. Алар югары уку йортында оештырылган “Химик” эзтабарлар отряды җитәкчесе Андрей Мордвинов белән берлектә мәртәбәле миссияне үтәү йөзеннән, республика районнарына чыккан. Очрашуда әле кайчан гына үзләре дә мәктәп укучылары булган, бүген югары уку йортында белем алучы студентлар чордашларына Бөек Ватан сугышы, патриотик рух, эзтабарлар отрядлары турында сөйләделәр, кызыклы фильмнар күрсәттеләр, укучыларны үзара әңгәмәгә тартып, бүгенге яшьләрне кызыксындырган кыйммәтләр турында сөйләштеләр, ә студентлар тарафыннан әзерләнгән Бөек Ватан сугышы чорын гәүдәләндергән “Адресатына барып җитмәгән хатлар” дип исемләнгән театрлаштырылган тамаша күзләргә яшь китерде.
