Буалы каратечылар тагын җиңү яуладылар
0
Бу юлы Ринат Хәсәнов шәкертләре Ульяновск шәһәрендә карате фудокан-кобудо буенча үткән ярышларда уңышка ирештеләр. Әлеге бәйге нунчаки ката, нунчаки кумитэ һәм БО ката (таяк белән ката) төрләре буенча узды. 16-17 яшьлекләр арасында Р. З. Сәгъдиев исемендәге мәктәптән Аяз Хәсәнов нунчаки ката буенча икенче, нунчаки кумитэда – өченче, 14-15 яшьлекләрдән М. Вахитов исемендәге гимназиядән Гөлфинә Гафурова нунчаки катада өченче урын алдылар. 12-13 яшьлек каратечылар арасында М. Вахитов исемендәге гиназиядән Азамат Мөхәммәтҗанов нунчаки кумитэ төрендә беренче, лицей-интернаттан Рүзәл Ибәтуллин икенче булдылар. Р. З. Сәгъдиев исемендәге мәктәптән Раил Җамалиев 11 яшьлекләр арасында икесендә дә уңышка иреште – катада беренче, кумитэда өченче урын яулады. 9 яшьлек каратечылардан М. Вахитов исемендәге гимназия укучылары Азамат Хәсәнов һәм Рамазан Исхаков икесе дә нунчаки ката төрендә өченчелек алдылар. 2 номерлы лицейдан Данила Смирнов 8 яшьлекләр арасында БО ката буенча өченче урынга лаек булды. Бу көннәрдә буалы каратечылар Кострома шәһәрендә Идел буе Федераль Округы беренчелегендә көч сыныйлар.
