Добавить новость
123ru.net
Все новости
Февраль
2016

Машинаны газ ягулыгына күчергән өчен субсидия бирәчәкләр

0

Татарстанда 1 марттан машинасын газ ягулыгына күчергән кешеләр әлеге хезмәт өчен түләүнең 30 процентын кире кайтара алачак.

Татарстан хакимияте быел машинасын газ ягулыгына күчергән юридик, физик затларга, оешмаларга әлеге хезмәтне компенсацияләү турында тәкъдим кабул итте. Татарстан министрлар кабинеты карары белән 1 марттан машинаны газ ягулыгына күчерү өлкәсендә субсидия бирелә башлаячак.

Әлеге адым һаваның экологик чисталыгын саклау максатында эшләнә. Карар нигезендә машинаның төренә карап чыгымнарны компенсацияләчәкләр. Әйтик, 3,5 тоннага кадәр, 9 урынлы автомобиле булганнарга 30 процент субсидия каралган, шулай да кайтарылган акча суммасы 27 меңнән артмаячак. ди. Автобусларны газ ягулыгына күчергән өчен дәүләт 20 процент чыгымны субсидияләргә әзер. Иң күбе 74 мең сумны кире кайтарачак. Субсидия акчасын алу өчен «Татарстан Республикасы кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм күрсәтү һәм үстерү программаларын тормышка ашыру үзәге»нә гариза тапшырырга кирәк. Автомобильчеләр әйтүенчә, табигатьтәге газның гадәттә ике төре генә машинага урнаштырыла. Пропан-бутан һәм метан. Бүген җиңел машиналарны газ ягулыгына күчерү, маркасына бәйле рәвештә 20-40 мең сумга төшә. Аның каравы, газ ягулыгы куллану бензинга караганда 30 процентка арзангаракка чыга. Юлда еш йөргән шофер өчен машинасын газга күчерү үз үзен ике ел дигәндә аклый.

Күпләп машина газ ягулыгына күчкән очракта кайбер кыенлыклар да килеп чыгарга мөмкин ди, белгечләр. Татарстанда газ белән йөри торган машинага хезмәт күрсәтә торган оешмалар бармак белән генә санарлык. Газ балоннарын һәр биш ел саен тикшертеп торырга кирәк. Куркынычсызлык ягына килгәндә, бензин багының калынлыгы бер миллиметр булса, газның – дүрт миллиметр. Гадәттә, газ җайланмасын машинаның артына урнаштыралар. Аны озынча яки тәгәрмәч формасындагы баллоннарда саклыйлар. Соңгысы запас тәгәрмәч урынына куела. Сатып алучы теләге белән баллонны тукыма белән дә капларга мөмкин. Былтыргы нәтиҗәләр буенча, Татарстанда 9,6 мең транспорт чарасы газ ягулыгына көйләнгән.

http://shahrikazan.com/






Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net