Добавить новость
123ru.net
Все новости
Февраль
2016

Яшь талантларга – мәйдан

0

Районда иң яхшы балалар театры коллективын ачыклау, үсмерләрдә татар теленә мәхәббәт тәрбияләү максатыннан, «Ступени» («Баскычлар») фестивале игълан ителгән иде. Теләнче Тамак авылының халык театры иярчене булган балалар театр коллективы Габдулла Тукайның «Су анасы» һәм «Шүрәле» әсәрләре буенча язылган Равил Бохараевның «Апушның тылсымлы төшләре» спектаклен – үзләренең берничә айга сузылган иҗади эшенең йомгагын тамашачыларга тәкъдим итте. Район мәдәният бүлеге хезмәткәрләре хәбәр итүенчә, әлеге балалар театры коллективы «Баскычлар» фестиваленең җиңүчесе дип табылды һәм 5-6 мартта Мөслим районында узачак «Иделкәем» балалар-яшүсмерләр үзешчән театр һәм курчак коллективларының республика смотр-конкурсында район данын якларга бара. 

Яшь артистларның оста һәм матур итеп уйнаулары хәйран калдырды – чын артистлар кебек яшиләр сәхнәдә, үзләрен иркен тоталар. Һичшиксез, сәхнә түренә менгән Шәүкән Лотфуллин, Эльмира Мәрданова, Гөлназ Хикмәтуллина, Алсу Шаһиева, Айсылу Лотфуллина, Фидаил Борһанов, Ислам Камалов, Айназ Кәлимуллин, Розалина Закирова, Алисә Кәлимуллина Апуш, Су анасы, Тыңламас, Шүртле, Былтыр образлары аша бай телле Равил аганың әйтергә теләгән сүзләрен тамашачыга җиткерә алдылар.

Спектакльне уннарча талант ияләре: режиссерлар, артистлар, художниклар, композиторлар, бию һәм ут, костюм һәм тавыш осталары тудыра. Ә биредә аны үзенең яшь артистлары белән мәдәният йорты хезмәткәре Раилә Закирова куя. Раилә ханым бик талантлы кеше, ул – балалар күңеленә театрга мәхәббәт орлыклары салучы. Һәрбер баланың үзенчәлекләрен исәпкә алып, мөмкинлекләрен ачыклап, рольләрне бүлә, драматург күрергә теләгән образлар тудыра.

– «Театр яктылыкка, нурга илтә», дигән бөек шагыйрь Габдулла Тукай. Чыннан да, сәнгатьне сөйгән бала башкаларны да шуңа җәлеп итә. Театр жанры шәхесне эмоциональ үстерүгә юнәлтелгән. Эстетик тәрбия бирү ягыннан алганда да, театр музыка, рәсем сәнгате кебек үк, мактаулы урында тора. Минемчә, спектакль бәйрәм рухында узды, балаларның эчке дөньяларын тагын да баетты, – ди балалар театры коллективы җитәкчесе Раилә Закирова.

Тамашачы һәм артист арасында җырлы-моңлы бәйләнешне тәэмин итеп, спектакль барышында музыка аппаратурасы белән идарә иткән Илгиз Шәрифуллин, грим салучы, аннан башка спектакльне күз алдына китереп булмаслык декорацияләр ясаучы Сәетнур Шәймәрдановның, барлык мәдәният хезмәткәрләренең тырышлыгы да мактауга лаек.

Һәрбер бала үзенә күрә талантлы, үз үзенчәлеге була, аны күрә белергә генә кирәк. Сабый күңелендә сәнгатькә мәхәббәт уятып, сәхнәгә менгезсәң, ул бала, һичшиксез, җанын-тәнен биреп артист дәрәҗәсенә күтәрелә алачак. «Сәләтсез бала юк» дигәннәр бит һәм бу дөрес тә. Сәләтне вакытында күреп алырга гына кирәк. Безне сихри дөньяда гиздергән, хисләндергән яшь артистларыбызга хыялларының тормышка ашуын, алдагы мәктәп һәм тормыш сынауларын уңышлы үтеп, бәхетле булуларын телибез. Театр сәнгате осталыклары серләренә төшенә алган балалар, һичшиксез, мактауга лаек.






Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net