Добавить новость
123ru.net
Все новости
Февраль
2016

Техниканың әзерлеген бер айдан район комиссиясе тикшерәчәк

0

Апрель башына кадәр авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә язгы чәчүгә чыгасы барлык техника ремонтланып беткән булырга тиеш. Айның беренче атнасында техниканың әзерлеген тикшерергә һәм кабул итәргә хуҗалыкларга район комиссиясе чыгачак. Санаулы көн тиз уза, апрельгә инде бер ай гына калып бара. Һава торышы да игенчене итәкләрен җыярга чакыра. Синоптиклар фаразына ышансаң, март аенда көннәр чагыштырмача җылы торачак. Шулай булгач, язгы чәчү дә иртәрәк башланырга мөмкин.

Техника ремонтлау, гадәттә, көзге кыр эшләре тәмамланып, машина-тракторлар, тагылма инвентарь басудан паркка кайткач ук башлана. Хуҗалыклар кышкы салкыннар башланганчы, техниканы гараж эченә кертеп тормыйча, ачык һавада ук ремонтлап калырга тырышалар. Бу авыл хуҗалыгы машиналарын кабат– кабат бер урыннан икенче урынга күчереп йөртмәскә, шуның белән аны сакларга да ярдәм итә. Кыскасы, механизаторлар, авыл хуҗалыгы белгечләре үзләре генә белә торган бик күп кагыйдәләре бар техниканы төзекләндерүнең. Район авыл хуҗалыгы идарәсендә белдерүләренчә, «Гигант», «Алмаз» хуҗалыклары гадәттә ремонтны әнә шулай көздән үк тәмамлыйлар. 

«Районда язгы чәчүдә проблемалар килеп чыгарга мөмкин булган хуҗалыклар юк. Барысы да булган техникасын вакытында саклауга куйды, ремонтка кертте, дефектовка үткәрде, агрегатларны төзәтү өчен кайда нинди запчасть кирәк икәнлеге барланды, – дип ачыклык кертә район авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Хәйдәр Сабитов. – Март урталары үткәч агрегатларны бер-берсенә тоташтырып, җыеп карыйлар. Ул вакытта да әле ниндидер детальләрнең җитмәве ачыклана. Агрегатларны җыеп карау басуга чыгып китәбез дигәндә өзеклекләр килеп чыкмасын өчен үткәрелә».

Россиядә җитештерелгән элеккеге тракторларны, тагылма инвентарьны гадәттә механизаторлар, слесарьлар паркта, андагы гаражларда төзекләндереп киләләр. Ләкин соңгы елларда катлаулы компьютер технологияләре белән эшли торган чит ил техникасы, шулай ук Россиядә чыгарылган заманча машиналар көннән-көн арта бара. Аларны махсус аппаратларсыз төзәтү мөмкин дә түгел. «Басуга чыгар алдыннан яки чәчү барышында катлаулы хәлдә калмас өчен мондый техниканы бары тик рәсми дилерлардан гына сатып алу мөһим. Алар машинаның өзеклексез эшләвенә гарантия бирсен, ватыла икән, вакытында урынга килеп җитеп төзәтсен. Элек, мәсәлән, сигез чәчкечнең берсе ватылса, ситуациядән чыга идек әле, калган җидесе эшли иде. Хәзер берьюлы барлык эшне башкаручы комплекс сафтан чыкса, басудагы бөтен эшең туктала дигән сүз. Шуңа күрә предриятиеләр бу мәсьәләгә җитди карсыннар иде», – дип кисәтә аграрийларны авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы.

Ә болай, хуҗалыклар техниканы, чыннан да, кулларыннан килгәнчә, яңартып торалар. Узган ел ахырында гына, мәсәлән, районда язгы чәчүгә 30 млн сумлык авыл хуҗалыгы машинасы, 12 млн сумлык 9 трактор сатып алынган.

Бүгенге көндә ремонт эшләренең торышы белән танышу ниятеннән редакция хезмәткәрләре дә ике хуҗалык белән элемтәгә керде. «Чаллы яшелчәсе» җәмгыятенең машина-трактор паркында бүген тагылма инвентарь төзекләндерелеп, махсус мәйданчыкка тезеп куелган, тиздән агрегатларны җыеп караячаклар, тагылма инвентарь һәр механизаторга беркетелгән. Гараж эчендә алты «МТЗ» тракторы тора. «Аларны март аенда ремонтлап бетерәчәкбез. Ремонтта бүген алты механизатор, ике слесарь эшли», – ди авыл хуҗалыгы машиналары буенча механик Тәлгать Хаматвәлиев. Хуҗалык узган ел яңа техника алучылар исемлегенә кермәгән, шулай да берәр «МТЗ» тракторы, чәчкеч ала алсак бик яхшы булыр иде, ди механик. 

Шулай ук «Ярыш» хуҗалыгы җитәкчесе Расим Шәйхаттаров белән сөйләштек. «Бездә бүген тагылма инвентарь ремонтланып бетте, – дип белдерде ул. – Ремонт эшләрен башкарырга кадрларга кытлык юк. Әнвәр Ногманов, Расим Кашапов, Таһир Шакиров, аталы-уллы Фазыл һәм Фирдәвес Бәйрәмовлар, Рафис Хаматов, Фәнил Әхмәтвәлиев – тәҗрибәле игенчеләр. Бер-берсе белән килешеп, ярдәм итешеп эшлиләр. Тимерче, бер үк вакытта электрик Таһир Шакиров тырма тешләрен чүкеде, ә Расим Кашапов 200 тырманы яхшылап җыеп, кырга чыгарлык итеп әзерләп куйды. Бәйрәмовлар – алтын куллы слесарьлар – сабан төрәннәрен, башка тагылма җайланмаларны ремонтладылар. 

Тракторларны, елдагыча, тракторчылар үзләре төзекләндерә. Төрле маркадагы 15 тракторның 8е язгы кыр эшләрендә катнашачак. Дүртесе басуга чыгарга әзер, калган дүртесендә төзәтү эшләре бара. Чәчкечләр, культиваторлар, катокларның әзерлеге дә тагын бер кат күздән кичерелә. Яңалардан түгел бит. Хәер, быел бер өр-яңа чәчү агрегаты сатып алдык. Кыскасы, хуҗалык язгы-кыр эшләренә әзер дияргә була», – дип сөйләде ул.






Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net