Добавить новость
123ru.net
Все новости
Февраль
2016

Яңа поселогында Ватанны саклаучылар көне уңаенннан “Могҗизалар кыры” уены узды (фото)

0
22- февраль кич  Яңа поселогы   китапханә бинасында , Ватанны саклаучылар көне уңаенннан ,Айгөл Габдрахманова тарафыннан оештырылган “Поле чудес “уены  булып узды. Уенга күп кенә тамашачылар да килгән иде. Тамашачылар җыелганда, Гөлнара Хөсәенова Ватанны саклаучылар көненә махсус әзерләгән, Әҗмәкәй  авыл җирлегенә кергән, хәрби хезмәттә булган берничә буын солдат фотоларыннан  төзелгән  презентация күрсәтеп торды. Айгөл Габдрахманова, иң беренче эш итеп, алдан игълан ителгән, ир-егетләрнең   кызыклы фотолары күргәзмәсенә  җиңүчеләр билгеләп, нәтиҗә ясады. 1 урынга Лилия Хамзина, 2 урынга Гөлназ Зарипова һәм  Илсөяр Абдрахманова, 3 урынга  Руслан Сабитов лаек булып, истәлекле бүләк  – медаль тапшырылды.
 
“Поле чудес “ уены, Айгөл Габдрахманованың   ир –егетләребезне бәйрәм белән котлавы белән башланып китте. Музыкаль  сәламне  “Хәерле кич “ җыры  аша  Зөлфия Солтанова  җиткерде.
 
1 турда     армия хезмәтеннән  кайткан Вадим Макчуков, Айрат Гумеров, Фидаил Мингалиев катнашты, һәм Фидаил Мингалиев җиңүче булды.
 
2 турда   студент егетләребез    Равил Зарипов, Рөстәм Насыров, Айдар Зарипов катнашты, һәм  Рөстәм Насыров җиңүче булды.
 
3 турда 10 класста укучы егетләребез   Артем Абрамов,  Марсель Хазиев, Фәрит Зиангиров  катнашты һәм  Марсель  Хазиев җиңүче булды.  Ә инде өч турда җиңүче булып калган  3 егет арасында  Марсель Хазиев  җиңүче булып калды һәм супер уенда отып, җиңүче булды. Тамашачылар белән дә сорауларга җавап уены  уйнатылды. Һәр өч тур уен арасында музыкаль  бүләк яңгырады. Сөмбел Хөсәенова гитарада уйнап, үзенең җырларын башкарды, Айгөл  Нуретдинова   Муса Җәлил шигырләре  бәйгесендә  катнашып җиңү яулаган “Чулочки” шигырен укыды. Айгөл  Нуретдинова шулай ук  “ Поле чудес “ уенында призлар чыгарып торуда катнашты. Абыйлары белән  “ Поле чудес “ уенына  килгән Камилә  Зарипова  һәм   Регина Хазиева   җыр башкардылар. Айгөл Габдрахманова үзе дә Вераника Пушнованың мәхәббәт турында   шигырен  укыды. Иң мөһиме  – “Поле чудес” уенына әйләнә торган   өстәлне әтисе Тагир абый һәм әнисе Люция ханым   искиткеч итеп  ясаганнар. Зал зәвык белән  бизәлгән иде. Залга килеп кергәч җылы, матур атмосферада  югалып каласың. Сорауларын  солдат хезмәтенә бәйле сүзләрдән әзерләгән. Җаваплар экранда, нәкъ телевизорда кебек, шакмакларга  чыгарылып барды. Хәрефләрне экранда күрсәтүне, кирәк җирдә музыка куюны  Гөлнара Хөсәенова бик  югары дәрәҗәдә башкарып барды. Айгөл Габдрахманова бу бәйгегә бик ныклап, һәр нечкәлеген  уйлап  әзерләгән.
 
Югарыда аталып үткән бар кешегә дә чиксез рәхмәтен  белдереп,  истәлекле бүләкләр тапшырып  бәйрәм кичәсе тәмам булды. Бәйрәм үткәрүдә матди ярдәм  күрсәтүләре өчен    Авыл җирлеге башлыгы Марат Фазылҗановка һәм “Гигант” хуҗалыгы җитәкчесе Риф Имамовка зур рәхмәтен белдерде.  Тамашачылар  һәм уенда катнашучы  ир-егетләребез дәртле “ Поле чудес “ уены оештырып, матур кичә ясаганы өчен  Айгөл Габдрахмановага ихлас күңелдән зур рәхмәтләрен белдереп, алга таба “ Поле чудес” уенын  һәрдаим үткәреп торуын теләп, дәртләнеп, күтәренке кәеф белән таралыштылар.Айгөл сиңа алга таба уңышлар теләп калабыз.Ә синдә  яшьлек дәрте, көч, уй –фикер , фантазияләр аллага шөкер ,җитәрлек, дип тәэсирләре белән  барлык тамашачылар исеменнән Зөлфия Шакирҗанова уртаклашты.





Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net