Балык Бистәсе эчке эшләр бүлеге Татарстанда иң яхшылар исемлегенә керде
2015 елгы эш нәтиҗәләре буенча Балык Бистәсе эчке эшләр бүлеге Татарстанда иң яхшылар исемлегенә керде.
Ул үз шартлы категориясендәге территориаль бүлекчәләр арасында (монда 21 район керә) икенче урынга чыкты. Безнең район полиция хезмәткәрләренең гражданнарның хокукларын яклау, иреген, тормышын саклау, җинаятьчелеккә каршы тору, җәмәгать тәртибен ныгыту, юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча эшчәнлеге яхшы дип табылды. Аерым алганда, эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре 129 җинаятьтә гаеплеләрне ачыклауга ирешкәннәр. Аларның 21е авыр һәм аеруча авыр җинаятьләр.
Фото: https://im0-tub-ru.yandex.net/i?id=dc34743455a655e886f516191b949f4f&n=33&h=215&w=287
