Добавить новость
123ru.net
Все новости
Февраль
2016

Сәламәтлекме, әллә үзеңне “текә” күрсәтү мөһимрәкме?

0
Замана яшүсмерләре ничек кенә күңел ачмыйлар. Бар да яхшы булыр иде, ләкин ни кызганыч, күпләр үзләренең сәламәтлекләренә үз куллары белән “богау” салганнарын сизмичә дә калалар.
Югыйсә, барысы “кызык өчен”нән генә, “текә күренергә” тырышудан башланып китә. Соңыннан наркотиклар белән бәйле булуларына төшенәләр. Әмма инде соң була. Наркотиклар турында нәрсә уйлаулары хакында берничә респондентымнан сораштырдым. Җавапларын бергәләп укып карыйк.
 
Салават Гыйниятов:
 
–Наркотикларга тискәре карашта. Аны татып караучылар яшәргә омтылуның чиген атлап чыгалар, дип уйлыйм. Алар үз куллары белән үзләрендә яшәү көчен бетерәләр. Моның белән бернәрсә дә исбат итеп булмый.  
 
Марина Тимофеева:
 
–Барлык гадәти кеше кебек үк тискәре карыйм. Наркотик–усал көч, әкрен генә кешене юкка чыгара. Аны татып караган яшүсмер, аннан бик авырлык белән генә котыла алырга мөмкин. Ул кешене үзенә бәйле итә. Аны кулланучы үзенә “кайф” алам, дип уйлый. Шул “кайф” аны үтерә дә инде. 
 
Нурия Зарипова–районның баш наркологы:
 
–Әлбәттә, безнең районда да наркомания бар, авыл җирлекләрендә, район үзәгендә дә. 90 елларда ук аңа бәйле кешеләр бар иде. Күбесе үлде. Узган еллардан калган җиде кеше наркологик исәптә. Алар инде исәптән төшәргә торалар. Профилактик исәптә торучы 16 кеше вакыты-вакыты белән аны куллана. Аларның кайберләре тәртип саклаучылар тарафыннан тотылган, икенчеләре хастаханәдә медосмотр узганда беленгән кешеләр. Кулланучыларның күбесе марихуан тарталар. Мәк кайнатмасы кулланганнары да бар. Районда барлыгы 23 наркоман барлыгы беленде. Ләкин тәртип саклаучылар, медицина белгечләре күреп бетермәгәннәре дә бик күптер, бәлки. Наркотик матдәләрне законсыз кулланган кешеләрне эзләү планлы рәвештә алып барыла. Наркология комиссиясе әгъзалары конференцияләр үткәрәләр. Биредә РОВД, балалар иҗат үзәгеннән җаваплы кешеләр, мәктәп директорлары, җирле үзидарә җитәкчеләре, башка оешма вәкилләре катнашалар. Кулланучылар кимер дип ышанасы килә, хәзер бит яшьләр белемле, күп информациягә ия. “Информациягә ия булучы, бөтен дөньяга хуҗа”, диләр. Элегрәк наркоманнар әлеге матдәләрнең зарары турында хәбәрдар булсалар  үлемнәр дә азрак булыр иде. Алар “кайф” алу турында гына беләләр иде. Бернәрсә дә эзсез үтми, ул киләчәк буында чагылачак. Наркотик матдәләр кулланганчы, башта уйлагыз. 
 
Мансур Мәннаннов–яшьләр сәясәте, спорты, туризмы бүлеге башлыгы:
 
–Районыбызда яшьләрне кызыксындыру өчен яңа спорт объектлары төзелә, спорт секцияләре оештырыла. Яшьләр начар гадәтләргә–наркотикларга тартылмаслар, дип уйлыйм. Һәр ярышны без, наркотикларның безнең тормыштагы зарары турында әйтеп башлыйбыз. Һәр кеше үз-үзенә хуҗа. Без чын спортчылар тәрбиялибез, алар яман гадәтләрдән ерак торалар. 
 
Василий Никифоров–пенсионер:
 
–Кеше өчен иң  кыйммәтлесе– сәламәтлек. Иминлек, гомер озынлыгы шуңа бәйле. Очрашкач та бер-беребездән сәламәтме, дип сорыйбыз, сәламәтлек телибез. Монда зур мәгънә салынган. Яшәү үзең өчен, әйләнә-тирәдәгеләр өчен файдалы, әгәр аны дөрес итеп яши белсәң. Сәламәтлек кешенең бәхете өчен иң кирәкле шарт. Без яшь чакта наркомония сүзе булмады. Егетләрне спорт, карьера кызыксындыра иде. Наркотиклар таралуы, яшүсмерләр тарафыннан кулланылуы елдан-ел куркынычрак була бара. 
 
Без–шәхес. Һәркем үзе өчен җаваплы. Кайсы дөньяны сайлау үзебезгә бәйле. Без киләчәкне үзебез сайлыйбыз. Дөрес вә сәламәт юлдан атласак иде. 
                            
Алия Хәбибуллина.
 
Фото: https://im3-tub-ru.yandex.net/i?id=0cedfca2dd506e84fd74a96b26a1a130&n=33&h=215&w=287





Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net