Алабуга районында 35 машина бәрелешкән
Юл-транспорт һәлакәте кичә, 23 февральдә, иртәнге якта була.
Һава шартлары бозылу аркасында Татарстан юлларындагы вәзгыять тә үзгәрде. Бозлавыкта йөртүчеләр идарәне югалта һәм һәлакәтне чикләп уза алмый. Алабуга районында, бер-бер артлы 35 машина бәрелешә.
М-7 трассасында – Алабуга районының Морт авылына борылыш янында килеп чыккан әлеге һәлакәттә сигез кешенең сәламәтлегенә зыян килгән.
