Добавить новость
123ru.net
Все новости
Февраль
2016

Авылда яшәп миллион сум керем алу – бу чынбарлык

0

Сәнәгать предприятиеләре белән беррәттән басулар һәм фермалар хезмәтчәннәре дә район икътисадына үз өлешләрен кертә. 2015 елда гомуми продукция күләме 3 миллиард 679 миллион сум тәшкил итте, бу алдагы сезон белән чагыштырганда 18% ка күбрәк. Икътисад буенча республика рейтингында Лаеш районы агросәнәгать комплексы уникенче урынны алып тора.

Барлык кыенлыкларга һәм узган елгы табигать аномалияләренә карамастан, төп авыл хуҗалыгы культураларыннан яхшы гына уңыш алынган. 53,8 мең тонна ашлык җыелган. Агымдагы ел уңышы өчен 4,6 мең тонна кондицияле орлык салынган. Терлекчеләр 18 мең тоннадан артык сөт һәм 5,4 мең тонна ит җитештергән.

Чыгымнарның 30%ын республика бюджетыннан кире кайтару каралган республика программасын гамәлгә ашыру кысаларында биш хуҗалыкта сыер абзарларына капиталь ремонт ясалган, биш силос-сенаж траншеясе файдалануга тапшырылган. Александровка авыл җирлеге территориясендә елга 450 тонна ит җитештерерлек кош фермаларын файдалануга тапшыру буенча эш дәвам итә.

Гаилә терлекчелек фермалары төзелеше программасы җитди нәтиҗәләр бирә. Аның ярдәмендә бүгенге көнгә районга 29 гаилә фермасы уңышлы эшләп килә. Узган ел өстәмә төстә тагын ике ферма салынган. Узган сезонда фермерлар 1200 тонна сөт һәм 290 тонна ит җитештергән. Гомумән алганда, алар тарафыннан 50 миллион сумлык продукция сатылган. Бу күрсәткечләр әле чик түгел. Авылда үз бизнесын ачарга теләүчеләр күбәя. Быел тагын ике гаилә фермасы эшли башлаячак.

Районда халыкның үзмәшгульлеген оештыруга, яңа эш урыннары булдыруга аерым игътибар бирелә. Үз эшен ачарга теләүче авыл хезмәтчәннәре торган саен күбрәк.

Лаешта яшәүче, күп балалы гаилә башлыгы Руслан Латыйпов үз бизнесын җир участогы сатып алудан башлаган. Аннан соң корылмалар салган, терлек сатып алган. Бүген Латыйповлар гаиләсендә йөздән артык үгез тотрыклы артым бирә.

Карадулидан 12 бала тәрбияләүче Голдыревлар гаиләсенең гаилә бизнесы да уңышлы бара. Узган елда үз хуҗалыкларыннан сөт, ит һәм башка продукция сатудан алар миллион сумнан артык табыш алганнар.

Авыл хезмәтчәннәренең үз хезмәте белән икмәклек генә түгел, ә образлы әйткәндә, майлык та эшләп табуы мисаллары һаман саен арта бара.






Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net