Добавить новость
123ru.net
Все новости
Февраль
2016

Хыяллары тормышка ашты

0

Иске Әнҗерә мәктәбенә якташлары, “Татэнерго” җәмгыяте генераль директоры  урынбасары Азат Мәҗитов  чаңгылар, тимераяклар һәм башка спорт кирәк-яраклары бүләк итте. Бүләкләрне, якташыбыз соравы буенча, әлеге мәктәпнең элекке укучысы, район электр челтәрләре җитәкчесе Тәлгать Сафин тапшырды.

Әле яңарак кына Иске Әнҗерә авылында булган халык җыенында мәктәп директоры Рәмзия Газизова:

–Укучыларыбыз мәктәптә чаңгылар булмаганнан бик аптырыйлар. Үзебезнең дә балаларны матур кышкы көннәрдә  чаңгыда йөртәсебез бик килә,–дигән иде.

Әлеге җыенда чаңгылар сорап якташлары Азат Мәҗитовка мөрәҗәгать итеп караргамы әллә дигән фикер дә яңгырады. Болай да авылга хәйран булышып торган кешегә янә гозер җиткерергә кыенсыналар да бугай. Шулай да Рәмзия Газизова Азат Илгиз улының телефон номерын җыеп үз проблемаларын әйтә. Якташлары исә шунда ук Тәлгать Сафин белән элемтәгә керә һәм мәктәпнең нинди спорт җиһазларына ихтыяҗ кичерүен тәгаенләргә сорый.

Шулай итеп, озын исемлек буенча Тәлгать Сәхип улы Казаннан бик күп спорт товарлары алып кайта. Билгеле, бар чыгымнарны  Азат Илгиз улы үз өстенә ала.

Әлеге спорт җиһазларын тантаналы тапшыру мәктәпнең спорт залында узды. Бүләкләр залдагы озын өстәлгә урнаштырылган. Биредә ни генә юк: ботинкалары белән 10 пар пластик чаңгы, кызлар һәм малайлар өчен 10 пар тимераяк, ике командага җитәрлек хоккей кәшәкәләре һәм баш киемнәре (шлемнар), бадминтон җиһазлары.

Тәлгать Сафин бүләкләрне тапшырганда укучыларга мөрәҗәгать итеп:

–Быелдан чаңгы ярышларында Иске Әнҗерәдән дә җиңүчеләрне күрә башларбыз дип ышанам. Ә Азат абыегыз Мәҗитов сезгә  туган җиргә тугры ул-кызлар булып үсегез дигән теләген җиткерде,–диде.

–Без шундый якташыбыз булуга бик горурланабыз, укучыларга аны үрнәк итеп куябыз. Азат Илгизовичка рәхмәтебезне укуда әйбәт нәтиҗәләргә ирешү белән белдерергә тырышырбыз,–диде мәктәп директоры Рәмзия Газизова.

Физик тәрбия укытучысы Дамир Хәйруллин шатлыгын уртаклашып:

–Безнең мәктәптә бит соңгы 30 елда бер пар чаңгы да алынмаган иде,–диде. –Берьюлы шулкадәр чаңгы-тимераяклар күрү  хыялыбызда гына булды. Бүгеннән башлап безнең физкультура сәгатьләре дә, дәрестән соңгы чаралар да  кышкы табигать кочагында узар.

Алтынчы сыйныф укучысы Гөлия Мәхмүтова мәктәптә белем алучы 29 бала исеменнән Азат абыйларына рәхмәт әйтте, әлеге бүләкләрне рәхәтләнеп файдаланырбыз, кадерләп сакларбыз, дип тә ышандырды.

Балалар җырлап-биеп тә алдылар. Аларга җыр белән авыл китапханәчесе Миләүшә Мәхмүтова кушылды. Әлеге чара шулай бәйрәм төсен алды.

Бер уңайдан без Иске Әнҗерә мәктәбенең туган якны өйрәнү музеенда да булдык. Андагы кызыклы экспонатлар белән тарих укытучысы Сәлим … таныштырды.






Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net