35 ел руль артында ул
“Логос” хуҗалыгы шоферы Анатолий Кузнечиков белән келәттән ашлык чистарту җайланмасына икмәк ташыган вакытында очраштык.
Иңендә бай хезмәт тәҗрибәсе булган бу автомобилче ел әйләнәсе диярлек эштән бушамый икән. Анатыш авылында эш сөючән терлекчеләр гаиләсендә туып үскән егет мәктәпне тәмамлау белән район һөнәр училищесына юл тота. Аннары туплаган белемен күмәк хуҗалыкта сынап күнекмә ала. Аның хезмәт юлы тулысынча техника белән бәйле.
Анатолий соңгы елларда “Ягуар” комбайнында терлек азыгы әзерләүдә катнаша. Аннан автомашинасында комбайн бункерыннан ашлык ташуда эшли. Баш белгеч сүзе белән әйтсәк, хуҗалыкның үрнәк өлгесе ул. Бу көннәрдә Анатолий Кузнечиков һәр көнне иртә таңнан ерак рейска чыгып китә. Менделевский шәһәреннән ашлама ташый. Быел аның автомашина руле артына утыруына 35 ел тула.
Идрис Аметов.
Автор фотосы.
