Күки авылы китапханәсендә шахмат һәм шашка ярышлары узды
Шушы көннәрдә Күки авылы китапханәсендә шахмат, шашка ярышлары узды. Чарада мәктәп укучылары һәм урта буын кешеләре катнашты.
Шашка бәйгесендә беренче урынга Илназ Губаев чыкты. Икенче призы ике укучыга- Раил Вильданов һәм Әмир Альмухаметовка бирелде. Өченчелекне Зилә Заһидуллина алды.
Өлкәннәр арасындагы шахмат ярышында Альберт Бәдретдинов беренче урынны үзенеке итсә, Васыйл Хазиев һәм Илнар Гатауллиннар икенче- өченче урыннарны бүлештеләр.
Фото: https://im0-tub-ru.yandex.net/i?id=8be9a83ae6af68c9252fc0be3fcd0b00&n=33&h=215&w=384
