Добавить новость
123ru.net
Все новости
Февраль
2016

Газетаның дуслары бүләк өләште

0
“Авыл офыклары” гәҗите хезмәткәрләре үз укучыларын балалар үзәк китапханәсе бинасына җыйды. Тугры укучыларга спонсорлар бүләкләр әзерләгәннәр иде. Газетага язылу турындагы квитанцияне барабанга салып бутаганнан соң, бүләкләр үз ияләрен тапты. 
Кичәне китапханә методисты Гөлшат Хөсәенова алып барды.  “Авыл офыклары” гәҗитенең үткәнен барлап, анда эшләгән, лаеклы ялга киткән кешеләр турында сөйләде. Быел аның дөнЬя күрүенә 85 яшь тулды. Шушы еллар эчендә ул бай тарих туплаган, республика күләмендә танылган язучы, шагыйрьләр тәрбияләгән җирлек. 
 
Залда өлкән яшьтән алып бакчага йөрүче балаларга кадәр килгән иде. Балаларга иң җаваплы вазыйфа - барабанны әйләндереп квитанцияне алып бирүне тапшырдылар. 2016 елны истә тотып чарада химаячебезнең 16 бүләге үз хуҗаларын тапты. Районыбызның талантлы мәдәният хезмәткәрләре  Илгизәр Җәләлов, Марсел Җәләлов, Фәүзия Хөсәеновалар кичәгә ямь өстәп үзләренең моңлы җырларын бүләк иттеләр. Ә иң зур бүләкләрнең берсе ЖК телевизор иде. Ул Зур Мәшләк авылыннан, элеккеге мөгаллим Газыйм Вәгыйзовка насыйп булды. 
 
Килгән кунаклар арасында газетаның беренче басылып чыккан көненнән үк яздырып алучылар да бар. “Мин кечкенә вакытта “Октябрь юлы” исеме белән чыга иде инде ул. Безнең гаилә аны беренче саныннан ук алдырган.  Газета эчтәлеге белән миңа бик ошый. Хәтта, Казанда яшәүче улым да кунакка кайткач газетаны еш кулына ала. Башыннан ахырына кадәр укып чыга. Газетаның язмышы озын гомерле булсын иде”,-дип теләкләрен җиткерде Надежда Бухарина. “Гәҗиткә җитмеш елга якын язылабыз. Мин ул вакытта мәктәптә укый идем әле”,-дип искә алды хәзерге вакытта лаеклы ялда булган тарих укытучысы Марина Трофимова. Ә Зәйтүнә Сафина, Лира Бәдретдиновалар кырык елдан артык гәҗитнең аерылгысыз дуслары икәннәр.  “Газетаның килгәнен көтеп алабыз. Иң элек беренче биттәге яңалыкларны укыйм. Аннан калган битләренә күчәм. Гыйбрәтле хәлләр, гаилә темасына язылган мәкаләләр ошый миңа”,-диде Зәйтүнә апа. “Танышларымның исемен күрергә теләп мин иң беренче котлауларны укый башлыйм. Аннан калган битләрен укып чыгам. Районда булган яңалыклар белән кызыксынам”,–дип сүзгә кушылды Лира апа.
Ә түбәндә бүләкләребезгә ия булучыларның исемлеген тәкьдим итәбез:
Равил Фарзиев- Котлы Бөкәш;
Лира Федорова- Биектау;
Илнур Хабибуллин-Полянка;
Руфия Мөхәммәтгалиева-Балык Бистәсе;
Евгенийй Клюев-Шумково;
Хәйдәр Гайнетдинов-Яңа Арыш;
Надежда Басаркина;
Гребенщикова- Балык Бистәсе(Алиш урамы);
Нурмахамед Гаффаров-Балык Бистәсе;
Рөстәм Вахитов- Балык Бистәсе;
Төп бүләк иясе Газыйм Вагыйзов-Зур Мәшләк.
Җиңүчеләребезне котлыйбыз, алга таба да газетабыз белән бергә булуларын теләп калабыз!
 
 
 
 
Гөлназ Зарипова фотолары.





Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net