Добавить новость
123ru.net
Все новости
Февраль
2016

Янгыннардан сакланыш тагын да ныгытылыр

0

 Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы 2016 елны Янгын сагы елы дип игълан итте. Аның максаты- янгын сагының барлык төрләрен үстерү, халык арасында янгынчы һәм коткаручы һөнәрләрен популярлаштыру, янгын сагы подразделениеләре эшчәнлеген пропагандалау, радицияләрне үстерү буенча эшнең нәтиҗәлелеген күтәрү.

Төп игътибар янгын-коткару подразделениеләренең коралланышын ныгытуга юнәлдерелгән. Алга куелган программаны тормышка ашыру өчен беренче адымнар ясала да инде. Югары технологияле янгын сүндерү һәм коткару җиһазлары белән коралланган яңа подразделениеләр төзелә.

Янгын сагы елында халык белән эшләүне тагын да активлаштыру күздә тотыла. Гражданнарның куркынычсызлык культурасы дәрәҗәсен арттыру өчен даими рәвештә гадәттән тыш хәлләр подразделениеләрендә ачык ишекләр көне, куркынычсызлык дәресләре үткәреләчәк.

Егерменче гасырның беренче унеллыгында Россиядә, шул исәптән Татарстанда Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының янгын сагы службасын реформалауга юнәлдерелгән законнар кабул ителде.Татарстанда Россиядә беренчеләрдән булып янгынга каршы служба оештырылды. Хәзер Татарстан территориясендә 101 янгын подразделениесе тәүлек әйләнәсе дежурлык алып бара. Анда 1183 кеше эшли. Подразделениеләр торак пунктларны янгыннардан саклау белән бер-рәттән юл-транспорт фаҗигаләре вакытында аврия-коткару эшләре дә алып баралар. Татарстан янгынга каршы слуҗба подразделениеләре беренче чиратта Федераль янгынга каршы подразделениеләреннән еракта урнашкан торак пунктларны янгыннардан саклау бурычы куела. Алар күп очракта янгыннарны башлангыч стадияләрендә үк сүндерүгә ирешәләр.

 Билгеле булганча, район башлыгы Илһам Валеев теләктәшлеге белән Корноухово, Югары Тегермәнлек, Котлы  Бөкәш авылларында аерым янгын сагы постлары оештырылды. Бүгенге көндә әлеге постлар 60 торак пунктны, Корноуховодагы картлар йортын, Югары Тегермәнлектәге балалар приютын, 22 мәктәпне, 15 балалар бакчасын янгыннан саклыйлар.

Оешканнан бирле Татарстан Республикасы янгын подразделениеләре 14 мең тапкыр төрле фаҗигагә, шул исәптән 10975 янгынга, 3149 мәртәбә юл-транспорт фаҗигасе нәтиҗәләрен ликвидацияләүгә чыктылар. 24 тапкыр суда коткару эшләре алып бардылар. Подразделениеләр хезмәткәрләре янгыннан 204 кешене,2 меңнән артык терлекне, 47 данә техника чараларын, 500 миллион сумлык материаль байлыкларны коткардылар.

 Янгынга каршы служба янгыннарны кисәтү, аларда кеше үлемен профилактикалау буенча да максатчан эшчәнлек алып бара. Һәр елны йорт саен кереп инструктаж үткәрелә, белешмәлекләр тапшырыла. Янгын куркынычы аеруча зур булган чорларда профилактик чаралар, балалар куркынычсызлыгы айлыклары даими уздырыла.

Виктор Филиппов,

Татарстан Республикасы Чистай янгынга каршы службасы отрядының Югары Тегермәнлек аерым посты начальнигы.






Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net