Түбән Чыршылы, Куакбашта спорт бәйрәме, Керкәледә юмор кичәсе була
Бәйрәм көннәрендә районыбыз авылларында күп чаралар үтәчәк.
Түбән Чыршылыда 21 февраль көнне спорт бәйрәме уза - чаңгыда узышачаклар, коймак пешереп, самавырдан чәй эчү булачак.
Куакбашта 22 февраль көнне спорт ярышлары - аркан тартышу, шахмат-шашка уйнау һәм башка уеннард уздырылачак.
Керкәледә 22 февраль көнне кич белән Мәдәният йортында юмор кичәсе уза һәм бәйрәм дискотекасы була.
Оештыручылар авылдашлар һәм кунакларны бәйрәмнәргә көтеп калалар.
