Добавить новость
123ru.net
Все новости
Февраль
2016

ҮЗЕННӘН СОҢ ЯКТЫ ЭЗ КАЛДЫРДЫ

0

Бу көннәрдә матбугат ветераны Иван Глуховның арабыздан китүенә бер ел булды.


Иван Глухов белән мин беренче мәртәбә 1973 елның апрель аенда таныштым. Иван Гаврилович ул чорда - “Красный партизан” совхозы директоры, ә мин партиянең район комитетында бүлек мөдире булып эшли идем. Ул авыл җирендә тормыш мәктәбе үткән бик кызыклы әңгәмәдәш булып чыкты. Аның тормыш тәҗрибәсе дә бик зур иде.

Иван Гаврилович 1937 елның 1 мартында Урта Баграж авылында күп балалы колхозчы гаиләсендә дөньяга килә. Югары Багражда җидееллык, Түбән Биштә урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, 1954 елда “Марс” колхозында үзенең хезмәт биографиясен башлый. Сугыштан соңгы чорның барлык малайлары язмышына туры килгән авырлыкларны үз җилкәсендә татый: бик иртә җирнең, бер телем ипинең кадерен белергә өйрәнә, өлкәннәргә зур хөрмәт белән карый.

1959 елда, Совет армия-се сафларында хезмәт итеп кайтканнан соң, комсомолның район комитетында инструктор булып эшли башлый, ләкин аның күңеле киң кырларга, авыл киңлекләренә тартыла. Авылдашлары, җиргә тартылуын күреп, Иван Гавриловичны 1960 елда Баграж авыл Советы рәисе итеп сайлап куялар. 1963 – 1972 елларда ул Вахитов исемендәге һәм шушы ук колхоз базасында оешкан  “Үрнәк” совхозында партком секретаре булып эшли. Бер үк вакытта Алабуга педагогика институтында читтән торып белем ала. Ул елларда Иван Гавриловичка тәҗрибәле, республикада танылган җитәкчеләр Җәүдәт Абдуллович Әхмәтҗанов, Гомәр Исмәгыйлевич Усманов, Альфред Александрович Сөләйманов, Йолдыз Вагыйзович Курмашев, Александр Тимофеевич Карпов, Шәйхулла Зиннәтуллович Зиннәтуллиннар белән бергә эшләргә туры килә.

Елгада сулар бик тиз аккан кебек, еллар да сизелмичә үтеп китә. Эш, тормыш тәҗрибәсен, туган җиргә булган мәхәббәтен, кешеләр белән эшли белүен исәпкә алып, Иван Гавриловичны 1973 елның ноябрендә “Красный партизан” совхозы директоры итеп билгелиләр. Ул совхоз белән 1977 елга кадәр җитәкчелек итә. Ул чорда совхоз районда сөт җитештерү, терлекләрнең баш санын арттыру, бөртеклеләрдән уңыш алу буенча яхшы күрсәткечләргә ирешә, алдынгы хуҗалыклар сафына баса.

Совет, партия, хуҗалык эшләрендә җитәкчелек иткәндә, Иван Гаврилович  терлекчеләр, механизаторлар  хезмәтен югары бәяли, алар белән һәрчак дустанә мөнәсәбәттә була. Ул җиңел булмаган алар хезмәтен, эшнең үзенчәлеген, кешеләрнең характерын һәм күңелен яхшы аңлый. Башкача булу мөмкин дә түгел, дип фикер йөртә.

1977 елның июль аенда ул чакта партия райкомының беренче секретаре Җәүдәт Абдуллович Әхмәтҗанов юл һәлакәтендә фаҗигале төстә үлеп китә. Бу бәхетсезлек очрагы Иван Гаврилович язмышында да тискәре чагылыш таба.  Эшчән, тыйнак характерлы  совхоз директорын яңа җитәкчелек аңлап бетерми, аны көтмәгәндә, уракның кызган чагында, эшеннән азат итеп, “Дуслык байрагы” район газетасына авыл хуҗалыгы  бүлеге мөдире итеп күчерәләр. Ул анда да югалып калмый, әкренләп тәҗрибә туплап, газета битләрендә фермаларда, басу-кырларда тир түгүче авыл халкы, аларның куйган хезмәте турында гадел итеп яктыртучы журналистка әверелә.  Ул лаеклы ялга киткәнче районда яңа ачылган “Зәй офыклары” газетасында баш мөхәррир булып эшләде. Татарстан Республикасы журналистлар Союзы әгъзасы Иван Гавриловичка 1996 елда “ТР атказанган мәдәният хезмәткәре”  дигән мактаулы исем бирелде, “Алтын каләм” республика конкурсы лауреаты булды, “Хезмәт ветераны” медале белән бүләкләнде, район Советы депутаты булып сайланды.

Мин Иван Гавриловичны “Җакын миңа туган җак” китабы өчен аеруча хөрмәт иттем, аны әле дә өстәл китабы итеп тотам, каядыр алып куя алмыйм, юк-юк та, кулыма алып, кабат актарып чыгам, ниндидер яңа фикерләр табам, шул уйлар белән туган авылыма кайтам, аның кешеләре белән фикерләшәм. Автор беркайчан да кемдер сөйләгәннәргә түгел, үзе кичергәннәргә, күргәннәргә нигезләнеп язды.  Күңелем кушмаса, мин уйлап чыгарып яза алмыйм, әсәрне стильләштерә белмим, дип әйтә иде ул, моның белән горурланып. Ә бит, чыннан да, шулай. Зәй җирен ул бөтен җаны-тәне белән мактап җырлады, әсәрләрендә Гиляровский – Мәскәүне, Некрасов һәм Аксаков Россияне мактаган кебек, ул да үз туган җирен яратуын китапларында чагылдырды. Аның китапларын кулыгызга алып карагыз әле сез, гади крестьян-колхозчы гаиләсеннән чыгып, республиканың танылган шәхесләренә әверелүчеләрне нинди үрләргә күтәрә ул, алар белән горурлана. Мәсәлән, Гурий Тавлинны гына алыйк. Ул бер гаепсез 1950 елда кулга алынып, Себергә озатыла һәм 1954 елда гына ярлыкана. Шушы ук китапта  “Алга” колхозы рәисе Ш. З. Зиннәтуллин, “Якты йолдыз” колхозы рәисе Й. В. Курмашев, Вахитов исемендәге колхоз рәисе С. М. Бутаковларның хезмәттә ирешкән уңышлары киң яктыртыла. Районда гына түгел, Россиядә танылган чөгендерче, Хезмәт Даны орденының тулы кавалеры, Куш-Елга авылыннан Мәсгут Гыйльфанов һ.б. турында тирәнтен итеп, алар хезмәтен югары бәяләп языла  китапта.

“Халкым минем керәшен” китабы турында да әйтми мөмкин түгел. Бу китабында гореф-гадәт, йолаларны саклау һәм дәвам итү мәсьәләләренә, керәшеннәр тарафыннан алар турында фикерләргә зур әһәмият бирә. Ул Раштуа, Кач ману, Май чабу, Тройсын, Питрау, Пыкрау һ.б. христиан бәйрәмнәре турында халыкка аңлаешлы итеп җиткерә.

Әдәби эшчәнлеген, журналистикада ирешкән уңышларын, халыклар арасында дуслыкны ныгытканын исәпкә алып,  2007 елда Иван Гаврилович Глуховка районның иң зур бүләге – Сөббух Рәфыйков премиясе бирелде.

Рәхимҗан Әхмәтҗанов белән берлектә әзерләп, нәшер ителгән “Тарихта калган эзләр” китабы да район өчен кыйммәтле энциклопедия, дияр идем. Анда 1972 елдан - район кабат оешкан чордан алып  40 ел дәвамында районның авыл хуҗалыгы тарихы: терлекчелек, игенчелек һәм башка тармаклар,  аграр секторның хезмәт алдынгылары, хуҗалык җитәкчеләре, терлекчеләр, механизаторлар хезмәте, аларның характеры, зур дәрәҗәләргә ирешкән кешеләр киң яктыртыла.

2016 елның 18 феврале... Бу көнне Иван Гаврилович Глуховның безнең арадан китүенә бер ел булды. Арабызда булмаса да, без аны һәрчак сагынып искә алабыз, аның куйган хезмәтләрен югары бәялибез. Ул 78 яшен тутырырга  санаулы көннәр калганда бакыйлыкка күчте. Әмма катлаулы да, бәхет-шатлыкларга бай да кызыклы тормыш юлы үтте. Ул һәрчак кешеләр арасында булды, ул – кешеләрне, халык аны яратты, чөнки кеше кыйммәтен аңлый белде.






Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net