Добавить новость
123ru.net
Все новости
Февраль
2016

Илдус Әхмәтҗанов хәрбиләрчә сөйләшә

0
Бөек Ватан сугышы вакытында егетләребез илебезне яклар өчен гомерләрен дә кызганмаганнар. Ә бүгенге егетләребез нинди? Армия хезмәтеннән качып йөрүчеләр дә бар. Югыйсә, егетләребезнең геройлыгы, коралларның көчлелеге Россия дәүләтенең аерылгысыз бер өлеше булып торган. Бүген  ул үз көчен югалтмаганмы? 
Ни дисәк тә, илебезне яклаучы, саклаучы егетләребез бар әле. Шушы көннәрдә беренче номерлы гимназиядә өлкән сыйныфлар өчен гадәти булмаган сыйныф сәгате үтте. Чөнки бу көнне үз мәктәбенә элеккеге укучысы Илдус Әхмәтҗанов кайткан иде. Ул–Хәрби һава академиясе курсанты.   
 
–Илдус, авыр һөнәр сайлаганда сиңа кем һәм нәрсә йогынты ясады? 
 
–Хәрби хезмәт итү минем балачактагы хыялым. Минемчә, бу чын егетләр теләге. 
 
–Академияне тәмамлагач син кем булачаксың? 
 
–Хәзер мин өченче курста, тагын ике ел укыйсым бар. Инженер, төгәлрәк әйткәндә, һава көчләре офицеры булачакмын. Миңа самолетлар белән бәйле хезмәт  бик ошый. Хәзерге ваытта без аның төзелешен–“йөрәген” өйрәнәбез. Аның моторының төзек эшләве безнең хезмәттән тора. 
 
–Хыялыңны тормышка ашыру кыен булмадымы?
 
–Нинди генә очракта да хыялга ирешү кешенең үзеннән тора. Кайсы мәктәптә укысаң да, кеше үзе тырыш булырга, максатлы омтылыш белән белем үзләштерергә  тиеш. 
 
–Туган ягыңа кайту теләге бармы?
 
–Татарстанга хәрби офицер булып кайтыр идем. 
 
–Булачак һөнәреңнең уңай ягын нидә күрәсең?
 
–Мин аны сайлаганмын икән, димәк аның уңай якларын күбрәк күрәм. Тәрбия, тәртип, патриотизм хисе, төгәллек кебек сыйфатларым тагын камилләшә төште. 
 
Укучылар Илдус сөйләгәннәрне бик игътибар белән тыңладылар. Соңрак, кызлар “Чын егет, кем соң ул?” дигән темага әңгәмә дә оештырып алдылар. Шәхсән минем өчен, чын егет ул яклаучы һәм терәк булырга тиештер. Ул кызларга карата мөгалләмәсе, гамәлләре  белән матур күңелле буладыр. Аның бай булуы мөһим түгел, күңел байлыгы да бик җитә. 
 
Алия Хәбибуллина.





Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net