Марсель Кәримов: «Акылны дөрес куллану – Аллаһ кушканны үтәү, тыйганнан саклану ул»
Буа мәдрәсәсе җитәкчесе урынбасары, Буаның «Әниләр» мәчете имамы, мәктәптә тарих, җәмгыять белеме, биология, география укытучысы Марсель хәзрәт Кәримов акыл, интеллект төшенчәләре турында сорауларга җавап бирде.
«Акыллы булу – гамәлләрнең фарызлыгы өчен төп шарт»
Гамәлләрнең фарызлыгы турында әйтелгәндә, «акыллы» дигән шарт бар. Акыл, интеллект нәрсә ул? Бу турыда Коръәндә ниләр әйтелгән?
Шәригатьтә «акыллы» (عاقل) булу – гамәлләрнең фарызлыгы өчен төп шарт. Акыл – Аллаһы Тәгаләнең кешегә биргән иң олы нигъмәтләренең берсе ул.
Коръәндә акыл турында сүз барганда, күбесенчә «عقل» (аңлау, фикерләү) фигыле кулланыла.
Аллаһы Тәгалә кешеләрне акылларын эшләтергә чакыра:
Һичшиксез, сез [мәгънәләрен һәм могҗизаларын кирәкле рәвештә] аңлар өчен, Без аны гарәпчә бер Коръән итеп иңдердек.
«Әз-Зүхруф / Бизәкләр» сүрәсе, 43:3
Тагын бер аятьтә Аллаһы Тәгалә болай ди:
Үзен Ахирәттән саклаган һәм Раббысының рәхмәтен өмет итеп төн сәгатьләрендә [намазында] сәҗдә кылып һәм кыямда торып, итагать иткән кешеме [җәһәннәмгә кергән кешегә тиң] соң! [Расүлем! Гыйлем һәм гамәлнең шәрәфен аңлатыр өчен] Әйт: «[Исламны] Белгән [һәм белгәне белән яшәгән] кешеләр белән [хакны] белмәгән [шул сәбәпле, наданнарча эш йөрткән һәм адашу эчендә югалып калган] кешеләр тиң була аламы?» Аек акылларга ия кешеләр генә үгетләнә.
«Әз-Зүмәр / Төркемнәр» сүрәсе, 39:9
Акыл (интеллект) гарәп телендә «гакыл» – ул «тоту, чикләү» мәгънәсеннән килеп чыккан. Димәк, акыл – нәфесне, теләкләрне чикләүче, хакыйкатьне тотучы көч.
«Гыйлем алу – һәрбер мөэмин-мөселман өчен фарыз»
Гомер дәвамында кешенең акылы үзгәрәме? Ул акыллырак буламы, әллә яши-яши аның акылы «чыгып бетәме»?
Гомер дәвамында акыл үзгәрә. Моның ике аспекты бар.
Беренчесе: тәҗрибә һәм гыйлем белән акыл арта, кеше гомер буе өйрәнә, тәҗрибә туплый.
Коръәндә Аллаһ Тәгалә безгә: «... Раббым белемемне арттыр диген!» дип дога кылырга өйрәтә.
Бар нәрсәнең Хуҗасы булган Хак Аллаһ бик өстен. [Расүлем! Җәбраил сиңа вәхи иңдергән чакта, син, берәр нәрсәне әйтми калырмын яки онытырмын, дип борчылып] Сиңа вәхи бетерелүдән алда [кабаланып] Коръән [укуың] белән ашыкма. [Болай итү урынына] «И, Раббым! Гыйлемемне арттыр», – дип әйт.
«Та Һа» сүрәсе, 20:114
Пәйгамбәребез салләлаһү гәләйһи вә сәлләм болай дигән:
«Гыйлем алу – һәрбер мөэмин-мөселман өчен фарыз», «Бишектән алып ләхеткәчә белем алыгыз».
Икенче яктан, биологик акыл «чирли» яки «әкренәя». Физик яктан, картлык яки авырулар сәбәпле, кешенең акыл көче кими.
Аллаһның илчесе салләлаһү гәләйһи вә сәлләм болай дога кылган:
«Әй Аллаһ, мин сиңа көчсезлек һәм ялкаулыктан, саранлык, яман картлык һәм кабер газабыннан сыенамын!».
«Акылны дөрес куллану – ул Аллаһның кушканнарын үтәү»
Кеше акылын дөрес итеп куллану ничек була?
Акылны дөрес куллану – ул Аллаһның кушканнарын үтәү, тыйганнарыннан саклану.
Тәфәккүр (фикерләү): Аллаһ Коръәндә тирә-юньгә, табигатькә карап һәм, гомумән, фикерләргә чакыра. Фикерләү белән без Аллаһның барлыгын, Аның кодрәтен, рәхмәтен аңлый алабыз. Фикерләү ул – Аллаһны искә алу һәм исламда олы гыйбадәт булып санала.
«Һичшиксез, күкләрнең һәм җирнең [юктан] яралтылуында [һәм аларда булган билгеләрдә], төн белән көннең бер-берсен алыштыруында [сәламәт] акыл ияләре өчен билгеләр бар [ки, аларның һәрберсе Аллаһы Тәгаләнең барлыгын, берлеген, гыйлем һәм кодрәтенең камиллеген күрсәтеп тора].
Алар [акыл ияләре] аякта торганда да, утырган килеш тә, янтыкларында килеш тә Аллаһны зикер итәләр һәм күкләр белән җирнең яратылышы турында фикерлиләр: «И, Раббыбыз! Син моны юкка яралтмадың. Син [юкка нәрсә дә булса яралтудан һәм юк-бар белән шөгыльләнүдән] пакьсең! Безне Ут газабыннан сакла!»
«Әлү Гыймран / Гыймран гаиләсе» сүрәсе, 3:190-191
Хакны батылдан аеру: Мугавия (радияллаһу ганһу) тапшырган хәдистә шулай диелә: Аллаһның Рәсүле (саллаллаһу галәйһи вәсәлләм) әйткән:
«Аллаһ бәрәкәт бирәм дигән кешесен динне аңлауга ирештерер».
(Бохари, Мөслим)
Динне аңлау – гыйбадәт кылу нигезләрен: ни өчен без бары тик Аңа гына гыйбадәт кылырга, Аның күрсәтмәләрен үтәргә тиеш икәнлегебезне, Аллаһы Тәгаләнең бәндәләрне ни өчен яралтканын, бу дөньяда безнең ни өчен яшәвебезне аңлау ул. Нәрсәне дә булса аңлау өчен, әлбәттә, аның турындагы белемнәргә, гыйлемгә ия булырга кирәк. Гыйлемнән башка без Аллаһы Тәгалә хак мөселманнарга вәгъдә иткәннәрнең меңнән берен дә аңлый алмыйбыз.
Тәвассут (урталык): Акылны дөрес куллану – артык чиктән чыгудан ерак тору. Бу бигрәк тә хәзерге вакытта актуаль.
Аллаһ Тәгалә моның хакында Коръәндә болай диде:
[И, Мөхәммәд өммәтенә керү шәрәфенә ирешкән кеше!] Сез кешеләргә шаһит булырсыз дип, расүл исә сезләргә шаһит булсын дип, сезне урта өммәт итеп кылдык. [Расүлем, элек] Син тоткан кыйбланы Без бары тик Пәйгамбәргә (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) иярүчеләрне кирегә таба әйләнүчеләрдән аерыр өчен булдырдык. Әлбәттә, Аллаһ һидаять иткән кешеләрдән башкаларга бу [кыйбланы үзгәртү] бик авыр булыр. Аллаһ сезнең [үзгәртелгән кыйблага таба юнәлеп укыган намазларыгызны һәм бу хөкемнәргә] иманыгызны югалтуны булдырмас. Дөреслектә, Аллаһ, шиксез, [кешеләргә карата] Мәрхәмәтле, Рәхимле.
«Әл-Бәкара / Сыер» сүрәсе, 2:143
«Авыру кеше сабыр итсә, бу аның өчен олы дәрәҗә»
Соңгы вакытта деменция, Паркинсон, Альцгеймер кебек кешенең акылы белән бәйле авырулар турында күп ишетәбез. Димәк, Аллаһы Тәгалә кешенең акылын ала? Бу җәза, сынау буларак биреләме?
Ислам тәгълиматы буенча, авырулар – күп очракта кәфәрәт (гөнаһларның юылуы) яки сынау. Аллаһы Тәгалә кешегә авыру биреп, аны газапламый.
Пәйгамбәребез салләллаһү галәйһи вә сәлләм болай дигән:
«Мөэмингә теләсә нинди авыру, кайгы, борчу, хәтта чәнечке кадалып әрнесә дә, Аллаһ шул сәбәпле аның гөнаһларын кичерә»
(Бохари).
Шулай ук бу сынау булырга мөмкин, үзе өчен генә түгел, хәттә аның якыннары өчен дә. Авыру кеше сабыр итсә, бу аның өчен олы дәрәҗә. Әгәр аның акылы алынса, ул «мәҗнүн» (акылдан язган) хөкеменә керә. Шәригатьтә акылдан язган кешедән гыйбадәт (намаз, ураза) төшеп кала. Димәк, бу авыруны Аллаһ «җәза» өчен бирми, бәлки гөнаһлардан чистартып, аны рәхмәте белән каршыларга әзерләү өчен бирә.
Якыннары, туганнары акылын югалткан кешеләргә нинди догалар укырга, нишләргә кирәк?
Авыруның баш очында «Фәләк» һәм «Нәс» сүрәләрен, «Аят әл-Күрси»ны еш укырга кирәк. Гайшә радыяллаһу ганһә Расүлебезнең салләллаһү галәйһи вә сәлләм үз гаилә әһелләренең хәлләрен белергә килгәч, кулын аларның тәненә тидереп, мондый дога укуын риваять иткән: ⠀
«Аллаһуммә Раббин-нәәси, әз һәбил-бәэси, ишфи әнтәш-шәәфии ләә шифә-ә илләә шифәәү-үкә, шифә-ән ләә йүгаадирү сәкамән». ⠀
Тәрҗемәсе: «Кешеләрнең Раббысы Аллаһым! Бу авыртуны бетер. Син – шифа Бирүче. Синең шифаңнан башка шифа юк. Бу авырту юкка чыгарлык итеп дәвала».
(Имам Әл-Бохари, Әл-Мөслим хәдисләр җыентыгыннан).
Әти-әни өчен ошбу дога укылса хәерле: «Рабби-рхәмһүмә кәмә рәббәйәни сагыра». Бу турыда «Әл-Исра» сүрәсенең 24 нче аятендә язылган.
«Мәрхәмәтлектән алар алдында тыйнаклык канатын җәй һәм «И, Раббым! [Минем фани мәрхәмәтем нәрсә генә ул?] Алар кечкенә чагымда мине [зур бер шәфкать белән] үстергәннәре кебек, Син дә аларга [бакый рәхмәтең белән] мәрхәмәт ит», – дип әйт».
«Әл-Исра / Төнге күчеш» сүрәсе, 17:24
Шәхси фотоны «Интертат» сайтында куллану өчен Марсель хәзрәт Кәримов үзе бирде.
