Добавить новость
123ru.net
Все новости
Март
2026
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Азат Абитов һәм Гөлсирин Абдуллина: «Казанда мондый зур концертны 6 ел элек куйганбыз»

0

Концерт Гөлсирин һәм Азатның беренче дуэты, аларны кавыштырган «Әллә нинди язмыш» җырыннан башланып китте. Аннары парның туена дип махсус яздырылган «Икәү» җыры яңгырады.

Дулкынланып, зур көч куеп әзерләнгән концертыбызга килгәнегез өчен рәхмәт. Мондый зур концертны Казанда 6 ел элек куйган булганбыз икән, – диде Азат Абитов.

Беләсездер, җырчыларның Ваһапов фонды белән эшли иде. Үзләре әйткәнчә, алар бернинди конфликтларсыз, контрактларын тыныч кына эшләп бетергән, һәм иҗат юлын продюсерсыз дәвам итәләр. Залда утыручы Ваһапов фонды җитәкечес Рифат Фәттахов моңа дәлил иде. Ул сәхнәгә чыгып, Азат һәм Гөлсирингә чәчәкләр бүләк итте.

– Бу концертка килгәч, сез күрмәгән бер кечкенә генә хатаны сиздем. Шуннан, бу концерт өчен мин җавап бирмим бит, дип уйладым (көлә). Элеккеге укытучылар һәм элеккеге продюсерлар булмый, диясе килеп китте. Алты елдан соң кабат шундый концерт кую – бер имтихан. Мин Азат һәм Гөлсирин, аларның әти-әниләре кебек үк борчылып утырам. Тик икенче яктан, мин Гөлсирин белән Азатны бик әйбәт беләм, һәм аларның бу концертны яхшылап оештырып чыгуларына иманым камил.

Азат, Гөлсирин, залда утыручы Рәнис Габбазов Ваһапов фестивале өчен генә түгел, алар бөтен дөнья эстрадасындагы уникаль күренеш кешеләредер. Чөнки тарих шуны күрсәтә: продюсер һәм башкаручы талашмыйча, конфликтсыз аерылышкан очраклар бик сирәк. Шуңа мин Гөлсирин һәм Азатка бары уңышлар гына телим, – диде элеккеге продюсерлары.

Фото: © «Интертат», Фирүзә Гыйниятова

Миңа аеруча сәхнә бизәлеше, утлар куелышы, экран һәм тере тавыш ошады. Кайбер җырчылар калганнардан да арттырып, «шоу» күрсәтмәкче була ки, сәхнәдә җемелдәгән төрле төсле утлардан күзне дә ача алмый утырасың, ә монда алай булмады. Экраннан җырчыларның клиплары һәм ясалма фәһем кулланып ясалган видеолары күрсәтелде. Шулай ук, концертта дуэтлар гына түгел, ә соло җырлар да яңгырады.

Фото: © «Интертат», Фирүзә Гыйниятова

Азат Абитовның мәҗлесләр алып бару тәҗрибәсе бар икәне дә сизелде. Зал белән элемтә, шаярулар өчен ул җавап бирде. Әле шуңа өстәп, 3 телдә - татарча, русча, чуашча җырлар да башкарды. Аның тамашачылар янына төшеп, әнисе белән «Әнкәйләрнең назлы сүзләре» җырын җырлавы аеруча күңелгә якын булды. Бу чыгышы сәхнә белән зал арасындагы бөтен чикләрне бетерде.

Фото: © «Интертат», Фирүзә Гыйниятова

Концерт дәвамында җырчылар хатирәләре белән дә уртаклашты. Азат Абитов кызлар белән йөргәндә 36 сумга кайнар бургер ашаганын, ә Гөлсирин Абдуллина җырчыларга җиләк сатуы турында искә алды. Гөлсириннең төрек сериалларын яратып каравын да белдек.

– Җыр-моңга мәхәббәт кайдан килде дигәндә, әнием бик матур җырлый, ә әтием аларны иҗат итә. Заманында ул «Рамазан» фестивален оештыра иде. Тәүге чыгышларым шунда булды, – диде Азат һәм форсаттан файдаланып, тамашачыларны изге Рамазан ае белән котлады.

Концертка җырчыларның якташлары, дуслары да күп килгән иде, алар матур парны чәчәкләргә һәм бүләкләргә күмде.

Фото: © «Татар-информ», Фирүзә Гыйниятова

Гадәттә, җырчылар концертларында чыгыш ясар өчен иҗатташ дусларын чакыра. Азат белән Гөлсирин концертта икәү генә җырлады, дисәм дә була. Скрипкада уйнаучы музыкант кызлары гына «Ай-хай» җырын җырлады. Ә соңыннан сәләт нәселдән күчүне Гөлсириннең энесе, төркемнең гитаристы Ислам Абдуллин дәлилләде. Ул апасы белән әти-әниләргә багышлап дуэт, һәм соло «Солдат хаты» җырын башкарды.

Фото: © «Татар-информ», Фирүзә Гыйниятова

Минем өчен күңелләрнең нечкә кылларын тибрәтүче җыр – Гөлсирин Абдуллина башкаруында «Әлли-бәлли бәү» булды. Аны җырлар алдыннан, ул дус кызының язмышын, балалар йортыннан алып тәрбияләнүен сөйләп китте. Бу номер вакытында биючеләр сәхнәгә хәтта бишек тә алып чыктылар. Чыгышка битараф калучы булмагандыр, чыннан да күзгә яшьләр килде.

Фото: © «Татар-информ», Фирүзә Гыйниятова

Билдән аста шаярулар, кешедән көлү, татар эстрадасына кагылышлы мәзәкләр сөйләү булмады. Азат һәм Гөлсрин –бик матур пар. Гадилекләрен һәм рәхәтлекләрен югалтмасыннар иде. Ә концерт тыйнак, матур һәм бик мәгънәле булды.






Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net