Мисырда комага киткән Татарстан укытучысы вафат булган
Алексеевский районыннан Татарстанның атказанган укытучысы, 51 яшьлек Ольга Гардиханова аңына килмичә вафат булган. Бу хакта «Челнинские известия» яза.
Ул гыйнвар каникулларында үзенең балалары белән Мисырга ял итәргә китә. Әмма аэропортта документларын теркәгәннән соң кинәт хәле начарлана. Хатын-кыз аңын югалта. Аны җирле хастаханәгә алып китәләр, анда инсульт диагнозы куялар һәм ул комага китә.
Аны Татарстанга алып кайту өчен зур суммада акча кирәк була, аның улы акча җыю ача. Ахыр чиктә, гыйнвар ахырында гына Ольганы Казанга алып кайталар һзм РКБның реанимация бүлегенә яткыралар.
Табиблар тырышлыгына да карамастан, укытучы ханым вафат булган. Ул гомер буе мәктәптә башлангыч сыйныфлар укыта, аның стажы – 30 елдан артык.
- Мисырда ял иткәндә, Татарстан гаиләсендә фаҗига була: «Әнине алып кайтырга ярдәм итегез»
- «Өйгә алып кайту 13 млн сум»: Татарстанның атказанган укытучысы Мисырда комага киткән
