Добавить новость
123ru.net
Все новости
Февраль
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26
27
28

Мошенникка юлыгып, инвалидка әйләнгән Лилия Рәхимова: «Без фатирсыз һәм акчасыз калдык»

0

Лилия тумышы белән Казаннан, аңа быел ноябрьдә 43 яшь тула. Кызганыч, Лилиягә тулы гаилә бәхете тәтеп яшәргә язмаган була. Әтисе хәмергә тартылу сәбәпле, 4 айлык кызын алып, Лилиянең әнисе Талия ханым иреннән аерыла, һәм баласын үзе генә тәрбияләп үстерә. Ата кеше ягыннан бернинди матди ярдәм булмый, ул кызының тормышында катнашмый.

«Борчылулар, стресстан хәлем көннән-көн начарайды»

– 2005 елда әниемнең әти-әнисе вафат булды. Без алар исән чакта бергә иске генә фатирда яшәдек. Алар бакыйлыкка күчкәч, ике елдан соң бу фатирны сатып, яхшырак шартлар булган яшәү урыны алырга ниятләдек. Танышлар аша бер риэлтор таптык, ул безгә фатирны миллион ярым сумга сатып бирде.

Барысы да җайлашты, дигәндә генә, бу «ярдәмчебез» расписка язып, 3 көнгә шул акчаны үзенә сорап торды. «Бик ашыгыч рәвештә акча кирәк, кире кайтарачакмын», – диде. Мин ул вакытта яшь һәм ышанучан идем. Риэлторыбызны танышлар аша тапкач, безне алдар, акчабызны алып югалыр, дигән уй башка да килмәде, шуңа аңа ярдәм итәргә булдык. Тик куркыныч төшебез тормышка ашты – риэлтор миллион ярым сумны алды да, юк булды. Без фатирсыз һәм акчасыз калдык. Суд, прокуратура сукмакларын күп таптадык, әмма алар безгә ярдәм итә алмады. Акчаны сез расписка белән үзегез тапшыргансыз, диделәр. Кулда расписка, тик без аның буенча шикаять тә яза алмадык, чөнки андагы паспорт номерлары актуаль түгел иде. Риэлтор паспорт номерларын алыштырган булып чыкты, ә мин акча биргәнче, игътибарсызлыгым һәм чамадан тыш кешеләргә ышануым аркасында аны карап та тормадым.

Риэлтор алдагач, фатирсыз да, акчасыз да калдык. Борчылулар, стресс фонында хәлем көннән-көн начарайды. Беренче исерек кеше кебек «алпан-тилпән» йөри башладым, тик алай да үз аягымда идем. Ә аннары урын-җиргә «берегеп» калдым, дисәм дә була. Каядыр барырга кирәк булса, әнием мине күтәреп коляскага утырта, мин шулай гына хәрәкәтләнә алам. Диагнозым - таркау (рассеянный) склероз.

Табиблар миңа өченче төркем инвалидлык биргәннәр иде, ә хәзер – беренче төркемгә үк төштем. Сул як кулым һәм аягым эшләми. Шунысы бар – бу авыру берничек тә дәваланмый, киресенчә көчәя генә... Табиблар да өмет юк, соңга калгансыз, диделәр, – дип сөйли Лилия Рәхимова.

Таркау (рассеянный) склероз – ул аутоиммун авыру. Иммун системасы нейроннардагы миелин тышчаны чит тукыма итеп кабул итә – организм баш миенә һөҗүм итә башлый. Бу баш миеннән тәнгә сигналлар тапшыруны боза, төрле органнар эшендә өзеклекләр китереп чыгара.

Лилия инвалидлыгы язылган белешмәсен дә җибәрде.

Фатирсыз калганнан соң, Лилия әнисе белән 6-7 тапкыр яшәү урынын алыштыра. Талия ханым элегрәк эшләп йөргән булса, бүген исә үзенең дә сәламәтлеге какшаган, ул кызы белән өйдә. Лилия сүзләренчә, әнисенең дә стресс фонында хәле начарая, хәзер ул астма, гипертония белән авырый, дарулар гына эчеп тора. Ә бу, белгәнебезчә, өстәмә чыгымнар таләп итә.

Хәзерге вакытта Рәхимовалар гаиләсе тора торган фатир хуҗасы аларны 5-6 елга кертергә сүз бирә. Тик ике ел да узмый, ул фатирын сатарга уйлавын әйтә, һәм Лилия белән әнисенә башка җиргә күченеп китәргә бер ай вакыт бирә. Хуҗа килешүне Талия Рәхимова белән төзи, Лилиянең инвалид икәнен белми дә. Тик башка җиргә кучеп китәргә шундый әз срок биргәч, Лилия үзенең нинди хәлдә булуын ачып сала. Ахыр чиктә, аларга апрель ахырына кадәр шул фатирларында яшәргә рөхсәт бирәләр. Ә аннары кайда, ничек, нәрсә буласын беркем белми.

«Ярдәм итәргә теләүчеләр табылса, бик рәхмәтле булыр идек»

– Инвалидлык буенча 24 мең сум акча алам, әниемнең пенсиясе гыйнварда бераз күтәрелде, хәзер ул 15 мең сумга якын. Бөтен акчабыз диярлек фатир арендалауга – 25 мең, коммуналь түләүләргә – 10 мең тирәсе, китә. Калганы азык-төлек, дарулар алуга тотыла. Бернинди туганнарыбыз юк, без әни белән икәү генә. Юанычыбыз – дүрт аяклы дусларыбыз, песиләребез, бар.

Ярдәм сорап, төрле хәйрия фондларына да мөрәҗәгать итеп карадым. Күбесе азык-төлек белән ярдәм итә ала. Номерымны алып калдылар, әмма элемтәгә чыгучы булмады. «Зәкят» оешмасы ярдәмне 1-1,5 ел көтәргә туры килергә мөмкин, диде. Чиратка куйдылар, бугай. Элемтәгә чыга алмадым әле.

Дәүләт памперслар һәм подгузниклар белән ярдәм итә. Хәлем һаман кискенләшә, авыруыма тагын берсе – цистит та өстәлде. Кан басымым да югары, бераз борчыла башласам, башым әйләнә, хәлсезләнәм.

Шунысы да бар, үз фатирыбыз булмагач, без беркая да беркетелмәгән. Ә регистрациясез без бушлай фатирга чиратка баса алмыйбыз. Шуңа күрә, безгә Казанның Идел буе районында бер бүлмәле фатир табарга һәм финанс яктан ярдәм итәргә теләүчеләр табылса, бик рәхмәтле булыр идек, – ди Лилия.

Изге Рамазан ае – игелекләр кыла торган ай. Лилия һәм Талия Рәхимовалар 2 айдан урамда бернәрсәсез калырга мөмкин. Әйдәгез, бергәләп бу гаиләгә ярдәм итик. Кылган изге гамәлләрегез үзегезгә меңе белән әйләнеп кайтыр, Аллаһ теләсә!

Сәдакаларны күчергәндә, «благотворительность» сүзен язып җибәрүегез сорала. «Сбербанк» картасы: 2202200759149204 (+79871745913 номерына беркетелгән)






Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net