Төрле яшьтә — төрле сәбәп: Ни өчен йокы кача һәм ничек көрәшергә?
Төрле яшьтә йокысызлыкның үз сәбәпләре һәм аның белән көрәшү ысуллары бар. «Лента.ру» табибларның киңәшләрен яза.
20 яшьтә йокысызлык сәбәпләре булып эш, актив аралашу, шулай ук экран алдында озак вакыт үткәрү торырга мөмкин. Бу яшьтә йокы проблемаларыннан арыну өчен, бер үк вакытта ятарга һәм уянырга, спорт белән шөгыльләнергә, саф һавада йөрергә, уянганнан соң беренче сәгатьтә иртәнге аш ашарга, шулай ук кофеин куллануны чикләргә кирәк.
30 яшьтә йокысызлык гаилә һәм эш арасында баланс сакларга тырышу, стресс һәм электрон җайланмалар аркасында килеп чыгарга мөмкин. Бу яшьтә проблема белән көрәшү өчен апноэга (йокы вакытында сулыш тукталу) тикшерелергә, даими йокы режимын сакларга, күп су эчәргә һәм баланслы тукланырга тәкъдим ителә.
40 яшьтә йокысызлык нигездә стресс аркасында килеп чыга, дип белдерә табиблар. Тирән сулыш алу яки йога кебек тынычландыру алымнары белән шөгыльләнергә тәкъдим ителә; аларны йоклар алдыннан һәм атна дәвамында даими рәвештә ясарга кирәк.
50 яшьтән соң сәламәтлектәге үзгәрешләр һәм дарулар кабул итү йокы сыйфатына тискәре йогынты ясарга мөмкин. Бу яшьтә йокысызлыкның төгәл сәбәпләрен белү һәм дәвалау планын төзү өчен табибка мөрәҗәгать итү зарур.
