Туры эфир (19.01.26)
— «Гаилә» илкүләм проектын (Национальный проект «Семья») гамәлгә ашыру кысаларында Татарстанда социаль ярдәмнең яңа чаралары кулланыла башлады. Махсус хәрби операциядә катнашучыларга булышлык йөзеннән 2026 елда булган үзгәрешләр турында Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы белгече Айсылу Гомәрова сөйли.
— «Яңа Чишмә» районы белән телефон элемтәсенә керү. «Ак бүре» авыл җирлеге башлыгы Җәүдәт Җәләлетдинов бүген авылдашлары алдында хисап тота һәм узган ел башкарган эшләре турында радио тыңлаучыларга сөйли.
— Республикада танылган табип, медицина фәннәре докторы, профессор Равил Шамил улы Вәлиев Яңа ел каршылаган көннәрдә аеруча еш очраган авырулар һәм аларны дәвалау юллары, кичекмәстән табибка күренү кирәклеге турында сөйли, телефон аша килгән сорауларга җавап бирә.
Сообщение Туры эфир (19.01.26) появились сначала на Вести Татарстан.
