Казандагы дуслары Ильяс Гимадутдиновның өчесен уздырган
Казандагы дуслары җыелышып, вертолет һәлакәтендә үлгән Ильяс Гимадутдиновның өчесен уздырган. Коръән мәҗлесеннән видеолар белән алып баручы Әбри Хәбриев, юмор остасы Данир Сабиров бүлешә.
«Аллаһка шөкер, Ильяс братның өчесен уздырып җибәрдек. Әйткән сүзләребез, кылган догаларыбыз аның изге рухына барып ирешсен», – дип яза Әбри Хәбриев.
Дусларын искә алу ашына җырчы Ришат Төхвәтуллин, Вадим Захаров, Искәндәр Вәлиев, алып баручы Айрат Ильясов һәм башка мәрхүмне якыннан белгән кешеләр дә җыелган. Мәҗлесне Рөстәм хәзрәт Бакиров алып барган. «Ильяс Исмәгыйль улы турында барыгыз да җылы сүзләр әйттегез. Ерак булса да, менә Казанда, Аллаһ йортында намазлар укып, өченче ахшам мәҗлесенә җыелыштык. Ильясны җирләгән көнне «Гадел» мәчетендә бөтен халык белән бергә дога кылдык. Кыска итеп булса да, аның тарихын сөйләдек. Әлхәмдүлилләһ, шушы билгеләр ул җәннәткә керергә бер сәбәп», – дип сөйли хәзрәт Әбри Хәбриев куйган видеода.
Милләтпәрвәр шәхес, танылган эшмәкәр Ильяc Гимадутдинов утырган вертолет берничә көн элек «Ашатли-парк» ял базасы районында һәлакәткә очрады. Фаҗигадә шушы ук фирманың автомобиль колоннасы җитәкчесе Эльмир Коняков та һәлак булды.
