Яңалыклар (05.01.26)
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Хөкүмәт йортында узган республика киңәшмәсендә Яңа ел чараларын һәм Раштуаны барлык куркынычсызлык чараларын үтәп, югары дәрәҗәдә уздыру кирәклеге турында белдерде.
2026 елда Татарстанда 50 республика программасы гамәлдә булачак. Аларны финанслау күләме якынча 77 млрд сум тәшкил итә.
Татарстанда РФ Оборона министрлыгы белән контракт төзергә теләгән гражданнарга түләүләр 2,9 миллион сумга кадәр арттырылды.
Татарстанда барлык федераль һәм төбәк автомобиль юлларында хәрәкәт тулысынча торгызылды һәм чикләүләр бетерелде.
Сообщение Яңалыклар (05.01.26) появились сначала на Вести Татарстан.
