Добавить новость
123ru.net
Все новости
Июнь
2025

Сыңар алка (Наилә Идрисова)

0

Бу дөньяны хикмәтле дими ни дисең инде, вакыт-вакыт аптырап та куясың... Чү, баштан ук сөйлим әле.

...Менә тагын атна азагы җитеп килә, югыйсә әле генә дүшәмбе иртәсе кебек иде. Вакыт дигәнең су урынына ага да тора. Командировкага киткән абзыем бер көн иртәләп кайтып та төште. Ярый әле кайтасын хәбәр итте, югыйсә камырлар җомга гына кабарасы дип, йөрерсең иркенләп. Әйбәтләп табын әзерләдем, ашы, ите-бәрәңгесе мулдан, чәйгә дип алма бәлеше дә алсуланып пешеп чыкты. Ул арада абзыем да кайтып керде. Юынып табынга утырды. Бер атналап вакыт узган, алдагы юктан гына ачулану-үпкәләшүләр инде онытылган, кәефләр әйбәт. Балаларның хәлен сораша, телендә гел онык – сагынган... Инде чәйләп алырга алма бәлешенә чират җиткәндә генә, абзыем кинәт урыныннан купты да:онытып торам, дип киемнәре янына юнәлде. Ни булыр бу, дип уйларга да өлгермәдем: сиңайтәм, алка таптым бит әле, сыңар алка, ди бу кулындагы ялтыравыкка күрсәтеп. «Бик затлы күренә, кара, алтындыр, сәйләннәре дә бар, чәчәк таҗы сыман ахры, бер кырыйдагысы кыйшайган, өстенә басканнардыр, сукмакта ята иде», - ди.

Мин аны-моны уйламыйча: ярар, шәп булган, алтын да булгач, тапшырырмын да, теш куйдырасы бит, кушып җибәрермен акчасын шунда, дим. Бу вакытта бер заман алтын муенса табып, ломбардка тапшырып, кызыма нидер алган исемә төшеп киткән иде. «Син нәрсә, югалткан кешесе эзлидер, кая илтәләр хәзер, элек табылдыклар өстәле бар иде бит, илтергә кирәк», - ди. Алай гынамы – кулымнан бәлешем оча дип торам: син шуңа калдыңмы, сиңа акча кирәкме, кешенең шул кадерле әйберенә кагылыр идеңме... Тагы әллә ниләр, ишет ишетмәгәгеңне.. Югыйсә, үземдә дә сыңар алкадыр, кашсыз йөзек, өзек муенсалар әллә ничә ята, уйлап та бирмибез, әллә югалган, әллә төшеп калган.. Харап икән! Юук,мин бу сүзләрне әйтмәдем, Аллаһым саклады, ярар, белешермен, дидем дә вәссәлам. Шуның белән кичке табын да төгәлләнде. Менә сиңа сыңар алка...

Иртән торып кухня тирәсендә йөргәндә абзыем юк булды. Озакламый кайтып та керде бу. «Бүтән юлдан тапкан әйберне аламмы соң?! Бәласеннән баш-аяк! Тапкан җирдә шул бакча аркылы чыга торган юлдагы чыршы ботагына элеп калдырдым», - ди бу бик авыр эш башкарган кешедәй җиңел сулап. Мин дә ялларның имин узачагына куанып, тизрәк чәй куярга ашыктым.

Кичкә табан якындагы кибетләрне әйләнеп керергә булдым. Кирәк-яракларны алып кайтып килгәндә подъезд төбендә сөйләшеп торган күрше хатыннары янына тукталдым. Әнә, бер күршебез күзләреннән нур чәчеп, кайбер сүзләренә басым ясый-ясый тәмләп нидер сөйли. Мин дә колак салдым: кичә бит, кичә кич буе эзләгәннәр төркемнәре белән. Әле караңгы төшкәч тә фонарь яктыртып бөтен тирә-якны карадык, дип сөйләде. Бүген көллиятенә бару белән шалтырата, әни, алкамны малайлар табып керде, агачка эленеп калган булган, ди. Шатлыгы инде! Кыйммәтле дә түгел инде ул, авылдагы әбисе бүләге. Кайткан саен шул алкага карый-карый шапылдатып сөя аркасыннан. Ә бусы инде әбисен сөендергәнгә шат. Җитмәсә, бу атнада авылга кайтырга тора идек...

Менә сиңа хикмәт – күрше бит, керт тә бир генә булган да бит... Авылда күрше апасының бәрәңге утыртканда югалган алтын алкасын җәй уртасында каян тапканын белсәгез... Кунаклар кайткач тавык суйганнар, бүтәкәсеннән вак ташлар белән бергә алка килеп чыккан. Бу да бер хикмәт инде – үзенеке үзенә язган димәктән.






Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net