Добавить новость
123ru.net
Все новости
Июнь
2025

Яшь егет бергә яшәгән кызын үтергән, ә әнисе җинаятьне яшерергә булышкан

0

Мәскәү өлкәсендә югалган 22 яшьлек Виктория Нечаеваны атна дәвамында эзлиләр. Кызның югалуы турындагы борчулы хәбәрләр пабликлар һәм социаль челтәрләрдә тарала. Эзләүгә волонтерлар кушыла. Берничә көннән кызның үтерелгән булуы ачыклана. Моны бергә яшәгән якын кешесе эшләгән. Бу хакта «Комсомольская правда» яза.

Виктория Дзержинскийга Тамбов өлкәсеннән килгән. Мәктәптән соң көллиятне тәмамлаган. Башкалага килеп, эре маркетплейс складларының берсенә эшкә урнашкан. Андрей белән дә эштә танышкан. Егет аннан берничә яшькә яшьрәк булган. Берникадәр вакыттан алар бергә яши башлаган.

Читтән караганда пар матур гына яшәгән. Җитди ачуланышканнары күренмәгән. Ләкин Вика югалганнан соң гына, алар арасында барысы да әйбәт булмавы ачыкланган. Вика туганнарына берничә тапкыр егетенең аңа кул күтәрүе турында зарланган булган.

Күптән түгел генә Вика социаль челтәрдә Вадим белән таныша. Бу егет аннан берничә яшькә олырак була. Башта алар интернет аша гына аралаша, май аенда күрешәләр. Вадим Санкт-Петербургта яши, Виканы да шунда чакыра. Шул вакыттан кыз Андрей белән калырга теләми.

Ул Андрейга аннан аерылырга һәм башка шәһәргә күчеп китәргә теләвен әйтә. Озакка сузмыйча, 11 майда юлга кузгалырга уйлый. Ләкин көтмәгәндә хәбәрсез югала.

Вадим Дзержинскига килә һәм, Андрейларга килеп, Виканың кайда булуын сораштыра башлый. Андрей да, әнисе дә төрле җаваплар бирә һәм кызның кайда булуын аңлатып бирә алмый. Вадим кызны эзли башлый. Аннан бу эшкә полиция хезмәткәрләре, соңрак волонтерлар да кушыла.

Сорау алуларның берсендә Андрейның әнисе түзә алмый һәм барысын да сөйләп бирә. Берничә көн элек аның улы Виканы үтерүен әйтә. Хатын, улын коткарырга теләп, кызның мәетен яшерергә булыша. Бергәләп, алар аны өйдән алып чыгалар һәм кырда күмәләр. Иртән өйгә катып, берни дә булмагандай, эшкә китәләр. Әмма чынбарлык бик тиз ачыла.

«Тыныч йокла, кечкенә фәрештәм», - дип язган Вадим Вика битендә һәм, шулай итеп, сөйгән кызы белән саубуллашкан.






Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net