Добавить новость
123ru.net
Все новости
Май
2025

«Мине 1 яшьтә ташлап киткән әни әтидән тагын бер бала тапкан»

0

Аделина – кечкенәдән йөрәк авыруы белән көрәшкән гөнаһсыз бер җан. Аңа дөньяга килүгә үк авыр сынаулар әзерләнгән була: әнисе Гөлинә аны 1 яшь тулганда ташлап китә. Сабыйның сагышлы язмышының беренче битләре шулай ачыла.

Аделинаны әнисе түгел, ә якын туганнары – бабасы, әбисе һәм апасы җан җылысы белән үстерә. Әмма кызчыкның иң зур терәге, иң якыны – әтисе була. Ул баласына әни дә, дус та, терәк тә булып кала. Аделина яратып әйтә: «Мин бәхетле бала булдым. Әтием, туганнарым миңа җитәрлек мәхәббәт, наз бирде. Мин беркайчан да ятимлекне тоймадым», – ди ул.

Гомере буе әнисенең фотосын да күрми Аделина. Әмма йөрәгенең иң түрендә бер сорау тынгы бирми. Нигә? Нигә ана кеше баласын ташлый? Әтисе үлгәч, бу сорау тагын да ешрак күңеленә килә. Ул инде үзе дә ана, ул балаларын назлап, саклап үстерә һәм шуңа күрә ул үз әнисен аңлый алмый.

Туганнары сөйләвенчә, Гөлинә яшьли үк йөремсәк була, гел күңел ачу ягын карый. Авырга узганын белгәч тә, бала кирәк булмавын ачыктан-ачык әйтә. Шулай да ире һәм аның гаиләсе, бәлки, бала тугач, әни йөрәге уяныр, дип өметләнгән. Ләкин Гөлинә бала тууга ук гаиләдән китеп бара.

Аделина чын мәгънәсендә кешелекле, көчле шәхес булып үсә. Йөрәк авыруы белән көрәшергә өйрәнә, тулы тормыш белән яши. Ә әнисе аның тормышында сагышлы хатирә булып кына кала.

Гөлинә кызы янына бер тапкыр килгән-килүен, баланы урлап китәргә дә маташкан. Бәхеткә, әтисенең туганнары сабыйны коткарып кала. Кем белгән – Гөлинә күңелендә нинди уйлар йөрткән, ник урларга маташа, аннары кая куяр? Баланы саклап калалар…

Еллар үткәч кенә Аделина әнисенең тагын бер бала тудыруын, аның малай булуын белеп ала. Гөлинә улын балалар йортында калдырып китә. Аннары кабат эзсез югала.

Аделина бертуган энесен эзләп таба. Һәм иң гаҗәбе – бу бала йөзе белән аның әтисенә охшаган була. Аделина аңлый: әнисе соңгы елларда яшерен рәвештә аның әтисе белән аралашкан. Әмма ул беркайчан да гаиләгә кайтырга теләмәгән. Әтисе икенче баласы тууын белмәгән дә...

Вакыт уза, гомер үтә… Аделинаның әтисе вафат була. Соңрак аңа Гөлинәне үтерүләрен дә хәбәр итәләр. Кызның йөрәгендә җавапсыз сорау гына кала. Ләкин ул үпкә, ачу сакламый.

Хәзер Аделина энесе Ирек белән аралашып яши. Ирек бөтенләй әтиләренә охшаган. Гөлинәнең чалымнары балаларына күчмәгән дә диярлек. Тик Аделинаның нәни кызында әбисенеке кебек кара шомырттай күзләр янып тора. Кызчык кайчандыр ялгыш юлдан киткән Гөлинә әбисенең язмышын гына кабатлый күрмәсен...






Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net