Добавить новость
123ru.net
Все новости
Май
2025

Алан авылында яшәүче гаиләдә инде икенче тапкыр янгын: «Өрлек кебек таналар иде...»

0

Рәхмәтуллиннар – Балтач районы Алан авылындагы үрнәк гаиләләрнең берсе. Төп йортта 4 буын бергә, дус-тату гомер кичерә. Гаиләнең иң өлкән һәм хөрмәтле кешесе – 89 яшьлек Мәфтүха апа, Хәлил абый һәм Фәнзия апа, аларның уллары Алмаз, киленнәре Гөлия һәм аларның балалары. Ихата тутырып кош-корт, мал-туар асрыйлар, умартачылык белән шөгыльләнәләр.

Янгын 9 май көнне кичке якта, бөтен гаилә бергә җыелган вакытта була.

Мин ихата тирәсендәге эшләрне караштыра идем. Ирем эштән кайтты да, аны өйгә кертеп җибәрдем. Берзаман, шарт-шорт килеп, нәрсәдер янган тавыш ишетелә башлады. Карасам, сарай эчендәге салам өеме дөрләп янып ята. Тиз генә кул астында булган 2 чиләк суны сиптем дә өйгә кереп йөгердем. Мин өйдәгеләрне чакырып чыгарганчы, ялкын инде сарай буйлап өскә үрләгән иде. Өстә исә, үзегез беләсез, кышлыкка дип әзерләгән коры печән, салам. Ялкын күз ачып йомганчы камап алды сарайны. Иремне, әти-әнине чакырып чыгардым да башкаларны ярдәмгә чакырырга тотындык.

Дөрләп яна торган лапастан сыерларыбызны чыгарырга өлгердек, ә менә 2 тана бозавыбызны чыгарырга җитешә алмадык. Өрлек кебек таналар иде. Аларны киләсе елга сыер итеп калдырырбыз, дип уйлаган идек, насыйп булмады. Тавык-чебешне дә соңрак алырбыз дип ниятләп тора идек. Әле дә ярый алмаганбыз. Менә шулай күпләп мал-туар асрыйбыз. Авыл җирендә башкача булмый да, кирәге күп бит. Йортны да төзекләндерәсе килә, балаларны да аякка бастырасы бар. Тырышып-тырмашып көн күрәбез, – дип сөйли Гөлия ханым.

Бәхеткә, янгын 7 кеше яши торган йортка күчмәгән. Күршеләре бердәм ярдәмгә күтәрелеп, йортка су сибеп торганнар. Юкса, бернәрсәсез торып калсалар, нихәл итәрләр, кая барырлар иде.

Йортыбыз исән калды, дип тә, күршеләребезнең ихаталарына күчәргә өлгермәде, дип тә сөенәбез, – ди Гөлия ханым үзе дә.

Ул умарталары күп булуын әйтә. «Умартачылык белән бик ныгытып шөгыльләнәбез. Аларны да алып кала алдык», – ди ул.

Ут электр чыбыгыннан чыккан, дип әйттеләр. Янгын сүндерүчеләр 1 сәгатьтән соң гына килеп җитте. Үзебезнең авыл халкы, күршеләребез көрәште янгын белән. Безнең авыл кешеләре авырлык килгән вакытларда бер-берсенә бик ярдәмчел. «Бөрбаш» хуҗалыгы механизаторлары да бик булышты, үз техникалары белән килеп су ташыдылар. Башкача, йортыбызны саклап калып булмас иде. Янгыннан соң калдыкларны җыештырырга, торып калган корылмаларны сүтешергә дә ярдәм иттеләр. Без барысына да ихлас рәхмәтләребезне җиткерәбез, – ди хуҗабикә.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: әлеге гаиләгә янгын белән сынау 2013 елда бер тапкыр килгән булган инде. Ул вакытта авылның бер урамында тоташ 3 йорт, 7 сарай янып юкка чыга.

Ул вакыттагы янгынны мин күрмәдем. Үзем Саба районы Курсабаш авылыннан мин. 2017 елда гына Аланга килен булып килдем. Янгын турында ирем һәм әти-әни сөйләгәннәрдән генә беләм. Ул чакта әниләр бер әйберсез утырып калган булганнар. Үз тырышлыклары белән йортны да, каралты-кураны да тулысынча торгыздылар. Инде тынычлап яши башлаганда, тагын бәхетсезлек кабатланды, – ди Гөлия ханым.

Сарайның көл өеменә әверелүен, янгын эчендә күз карасыдай саклап үстергән малкайларының әрәм булуын күреп, борчылудан, инде бер тапкыр бу фаҗига аша узган Хәлил абыйның хәле начарланган. Гөлия ханым сүзләренчә, әтиләрен янгын вакытында ук «ашыгыч ярдәм» белән хастаханәгә озатырга туры килгән.

Әти-әниебез аеруча авыр кичерәләр. Бөртекләп, янгыннан соң үзләре тергезеп кергән каралты-кура бит бу. Икенче тапкыр шушы хәсрәт килү бик авыр. Барыбыз да шок хәлендә иде.

Сыерларыбыз әлегә күршеләрнең сараенда тора. Аларга рәхмәт, ярдәм кулы суздылар. Әмма якын арада утар булса да төзеп куярга кирәк. Кышка кадәр, бәлки, сарай да салып куеп булыр, – дип, ниятләре белән дә уртаклашты ул.

Аллаһы Тәгалә бер кешегә дә мондый фаҗигаләр, кайгылар күрсәтмәсен. Тамчыдан күл җыела, ди бит халык. Рәхмәтуллиннан гаиләсенә ярдәм итү өчен реквизитларын калдырабыз.

89393331456 номеры Сбербанк картасына беркетелгән ( Гөлия Рәхмәтуллина)

Фото: © Гөлия Рәхмәтуллина фотосы






Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net