Добавить новость
123ru.net
Все новости
Май
2025

Элвин Грей прокуратура кызыксынган «музее» турында: «Аны беркем дә япмаячак!»

0

Күптән түгел Татарстанның атказанган, Башкортстанның халык артисты Элвин Грейның Тукай районында урнашкан музей почмагы белән прокуратура кызыксынуын язган идек. Җырчы әлеге музейны 2024 елның мартында, иҗат юлының 20 еллыгы уңаеннан ачкан булган.

«Сезгә әйтергә шатмын: «Элвин Грей» музее үз ишекләрен ачты, анда минем барлык сәхнә костюмнарым, төрле бүләкләр, истәлекле бүләкләр саклана, шулай ук тавыш яздыру студиясе дә урнашкан. Һәм тагын сез еш кына сорыйсыз – концертлардан бүләкләр кайда саклана? Без аларны кадерләп сакладык, һәм хәзер алар үз йортларын таптылар һәм безнең музейны бизиләр, бу еллар эчендә бик күп бүләкләр җыелды һәм аларның һәркайсы минем өчен бик кадерле!» – дип язган булган җырчы әлеге хәбәрне тамашачыларына җиткереп.

Күптән түгел Чаллы юристы әлеге музейга каршы чыкты, аның фикеренчә, музей эшчәнлеге күп законнарга каршы килә.

Без моңа карата җырчының фикерен белештек, аның сүзләренчә музейны ябу турында сүз бармый.

Дөресен әйткәндә, мин әлеге хәбәрләрне укыгач, шаккаттым. Мондый резонанс чыгар дип уйламаган идем. Прокуратура, тагын әллә кемнәр җыелган анда. Ул бит музей түгел, ул – гардероб. Анда минем барлык образларым җыелып бара. Сез минем күпме сәхнә костюмым барлыгын беләсезме!? Миңа калса, алар өчен аерым өй салырга кирәктер инде. Алар бик күп. Чаллыда бина бар, без анда икенче гардероб ясарга булдык, чөнки урын җитми.

Күптән кимәгән киемнәремне Чаллыга илтәм, ул – минем төп гардеробым, анда шулай ук тамашачылар бүләк иткән бүләкләр җыелып бара. Аларны халык килеп карый, фотога төшә ала – ул музейның барлык үзенчәлеге дә шунда.

Алга таба әлеге музей-гардероб белән нишләргә телисез?

Эшләргә, ул чәчәк атачак.

Ябарга кирәк, дигән фикер белән килешәсезме?

Юк инде. Аны беркем дә япмаячак!

Фото: © "Татар-информ", Абдул Фархан






Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net