Рим Папасы Франциск вафат булган
Рим Папасы Франциск вафат булган. Бу хакта Reuters агентлыгы Ватиканга сылтама белән хәбәр итә. Аңа 88 яшь иде, дип хәбәр итә «РИА Новости».
Әле бер ай элек кенә – 23 мартта аны хастаханәдән чыгарган булганнар. Ул пневмония кичергән.
Рим Папасы вазифасына ул 2013 елда билгеләнә һәм тарихта беренче Көньяк Америкалы Папа була – Франциск Аргентинада туган.
Рим Папасы халык алдына соңгы тапкыр дин тотучыларга Пасха юлламасы белән мөрәҗәгать иткән көнне чыккан.
Ул бүген Мәскәү вакыты буенча 8:35 сәгатьтә вафат булган.
