Добавить новость
123ru.net
Все новости
Апрель
2025

«Киявем үземнән дә олырак булып чыкты, тик кызым аның белән бәхетле...»

0

Мин кызымны һәм улымны ялгыз үстердем. Язмышым шул булгандыр, язылышмый гына яшәгән ирем контракт буенча хезмәткә китте һәм кире кайтмады. Аның кайда булуы, нәрсә булганы турында беркем бернәрсә белми. Һәрхәлдә, миңа, «гражданский» хатынына, беркем дә хәбәр итмәде.

Гаиләне берүзем тарттым. Ирем белән булган бу хәлдән соң 3 ел узгач, әнием урын өстенә калды. Миңа аны да, 2 баламны да тәрбияләргә туры килде.

Бик авыр булды. Дәүләт әнигә пенсия түләде, шул өч тиен булса да акча, вакыт-вакыт, безне ачлыктан йолып кала иде. Әче таңнан подъездлар юарга чыгып китәм, соңыннан өйгә кайтып, балаларны мәктәпкә җыям һәм аннары кабат эшкә – офис җыештырырга чыгып чабам.

Минем балалар өйдә ир кеше күрмәде һәм «әти» дигән кешенең нинди булуын белмәде. Минем әти күптән мәрхүм инде, ә мин үз шәхси тормышым турында уйлап та карамадым.

2-3 көнлек романнар булып алды, тик аларның берсе дә җитди булмады. Улым исә ир-ат игътибары булмауны әллә ни артык сизмәде. Ул үзе мөстәкыйль, җитенке бала булды. 9 сыйныфтан соң колледжга укырга керде һәм аерым яши башлады.

Ә менә кызым бик нечкә күңелле, иркә булды. Ул балачагыннан ук үзенә бик күп игътибар һәм ярату таләп итте. Мин аңа кирәк кадәр вакытымны бирә алмаячагымны бик яхшы белә, аңлый идем. Шуңа күрә наз-яратуны читтән эзли башлады да инде.

Үз вакытында кызым минем ярату-назларга мохтаҗ булгандыр, шуның өчен үземне еш битәрлим. Тик миңа эшләргә һәм урын өстендәге әниемне, 2 баламны карарга кирәк иде шул.

Кызым ир-ат игътибарының ни икәнен белмәде. Лиана18 яшеннән үк үзеннән 10 яшькә олырак дус егете янында кунарга кала башлады. Башта кабул итмәдем, аннан килештем...

Алар 2 ел бергә яшәде, соңыннан аерылыштылар. Яшь вакытта була торган хәл, мин алар арасына кысылмадым. Тик 1 елдан соң Лиана мине үзенең яңа «егете» белән таныштырды.

Үземнең назлы, нәфис кызым янында ул ир-атны күреп телсез калдым. Кызым минем белән таныштырырга 45 яшьләр чамасындагы ир-ат алып кайткан иде. Ә минем үземә 40 яшь!

Кызым Радикка булган хисләре турында сөйли башлагач, мин оятымнан җир тишегенә кереп китәрдәй булдым. Бу – минем кызыммы?

Яп-яшь һәм чибәр кыз бала янында башы пеләшләнә башлаган һәм сыра эчүдән бүлтәйгән корсаклы олы яшьтәге ир утыра.

Мин моны кабул итә алмадым, кызым шаяртадыр кебек иде.

Юк, хәтта мин дә үземә мондый кеше сайлый алмас идем. Ә чәчәк кебек кызым шушы ир-ат белән бер ятакта уяна, аның кочагында иркәләнә һәм сөенеп яши...

Алар 5 ай очраша икән инде. Кызым миңа башта ук әйтмәгән, чөнки каршы киләчәгемне аңлаган ул.

Тик хәзер әйтми калу мөмкин түгел икән. Чөнки кызым бала көтә – 3 айлык авыры бар, һәм баланы табарга уйлый. Шушы башы пеләшләнә башлаган карт ирдән бала табарга җыена!

Радикның беренче һәм икенче хатыныннан берешәр баласы бар. Берсенә – 15, икенчесенә 9 яшь, аларга алимент түләп тора.

Тагын 2 олы улы бар икән, тик алар турында артык күп сөйләмәде. Алар икенче шәһәрдә укый, әтиләре белән сирәк күрешә.

Бу ир янында кызымның күзләре ничек балкыганын күрәм. Әйтерсең, ул беркайчан да булмаган әтисен тапкан, һәм ул аны кайгыртып, иркәләп яши.

Радикны алар арасындагы яшь аермасы бер дә борчымый булып чыкты – ул үзе белән горурлана иде. Хәтта минем янда Лиананы берничә мәртәбә үбеп тә алды. Миңа бу бик җирәнгеч булып тоелды, тик үземне кулда тоттым.

Бәлки, яшь – паспорттагы сан гынадыр, һәм кешеләр 25 ел аерма белән бәхетле була аладыр? Үземне шулай тынычландырырга тырышам инде, тик җаным әрни һәм кызымны шушы карт ир кочагыннан тартып аласым килә.






Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net