Добавить новость
123ru.net
Все новости
Май
2024

Резедә Шәрәфиева, коньяк эчеп, бала табарга киткәнен сөйләде

0

Татар эстрадасында бәрхет тавышлы, искиткеч зәвыклы, хит җырлар башкаручы, Татарстанның халык артисты Резедә Шәрәфиева «Татарстан – Яңа гасыр» каналындагы «Сөйләшергә вакыт» тапшыруында кунакта, дип таныштырды алып баручы Лилия Кадыйрова. Җырчы тапшыруда бала көткән һәм тапкан мизгелләрен искә төшерде.

«Баланы миңа дус кызым Наилә Наилевна таптырды. «Өйдә таба башласам, нишләрмен, дип куркам», – дидем аңа. «Таба башласаң яхшы булыр иде әле», – диде миңа.

Яңа фатир биргәннәр иде. 9 катлы йортта бер кеше дә яшәми, без иң беренче ремонт ясадык та яши башладык. 5 катта торабыз, лифт эшләми. 40 яшь тулырга 3 көн кала, 7 гыйнварда җыендык. Беренчедән, әтинең туган көне, икенчедән, русларның яхшы бәйрәме. «Бу – әйбәт көн, табарга кирәк», – дип уйладым. Аллаһтан сорау юк.

Бала таптырасы дустым, «син яхшылап йокларга тырыш, эшләргә барасың» ди. Йокы юк бит инде, теш сызлый, теш тә түгел, нерв булды микән. Сызлый инде. Мин коньякны авызда тотам да йотып җибәрәм, ике чәркә коньяк эчеп, бала табарга киттем. Юлда барышлый Наиләне эшкә алып киттек. «Йоклый алмадым, 2 чәркә коньяк эчтем», – дип әйттем.

Бала тудыру йортына килгәч ятып торган идем, йоклап киткәнмен. «Бала табарга кергән, үзе рәхәтләнеп йоклап ята», – дигән тавышка уянып киттем. Бик ашыйсы килә. «Ашарга ярыймы соң?» – дип сорыйм шул ападан. «Берни булмый, аша», – ди. Рәхәтләнеп икенче ашны ашап куйдым, компот эчтем.

«Тордыңмы?» – дип кереп җиттеләр. Бала табуны тизләтә торган уколлар кададылар. Дустым Гөлназ килде, ул, журналист буларак, бала табу процессы турында язарга теләде. Гөлназ авызыма су сала, мин Наиләдән авырттырмый торган укол кадавын сорыйм, ә ул ботка бала табуны тизләттерә торганны сала. Бу бит – минем шушы көнне табасы килеп табу. Шулай 2 сәгатьтә таптым. Бала чыкканда, «Зөләйха» диде Гөлназ. Шулай итеп, Зөләйхалы булдык. Исем уйланылмаган иде дә, Гөлназ кушты менә», – дип хатирәләре белән уртаклашты җырчы.






Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net