Добавить новость
123ru.net
Все новости
Ноябрь
2023

«Күңел яше белән язылды…» – һәлак булган Мусабай егетенә Рүзәл Минһаҗев шигырь багышлаган

0

Махсус хәрби операциядәге егетләргә гуманитар ярдәм җыю белән булышучы Рүзәл Минһаҗев тагын бер үлем турында хәбәр итте. Кайгылы хәбәрне ул шигырь юлларына салган.

Өч төн буе яздым…

Иң авыр шигырьләремнең берсе бу…

Күңел яше белән язылды…

Югалттык шул, югалттык…

Керми йокы, әллә нишлим бүген,

Төннең урталары җиткәндә…

Авыр икән, бигрәк авыр икән,

Дуслар – мәңгелеккә киткәндә…

Әнкәң биргән кайнар посылкаңны,

Кулларыңа илтеп тапшырдым…

Сагынуыңны сиздермәдең шул син,

Күз яшьләре аша качырдың…

Халык җыйган «Нива» машинасын,

Син йөреттең яуның кырында…

Бу дөньяның бөтен ачылыгын,

Син җырладың «Тормыш җырында»…

Яшьлек бит ул тик бер кабатлана,

Сатып алып булмый гомерне…

Яу күгендә ядрә шартлады да,

Тагын бер җан җирдән өзелде…

Кинәт киттең, утыз өчтә идең,

Бар дөньяны ятим калдырып…

Бу яралар мәңге төзә алмас,

Гомер буе торыр яндырып…

Балаларың калды күзгә карап,

Ятимлекнең ачы сагышы…

Кеше гомерләрен өзәләр шул,

Язмышларның ачы ялгышы…

Шагыйрькәем кайчан килер, диеп,

Күз дә алмый мине көткәнсең.

Яшьти идең, тормыш йомгакларың,

Авырлыклар аша сүткәнсең...

«Мөслим дуслар», килде минем диеп,

Кочып сөя идең аркамнан…

Белмәгәнмен шушы мизгелләрдә,

Күңелеңнән күпме яшь тамган…

Күрешүне искә төшерәм дә,

Борылам да карыйм үткәнгә…

Авыр икән, ай-һай авыр икән,

Мәңгелеккә дуслар киткәндә…

Бу югалту калыр йөрәкләрдә,

Юата алмас тормыш үгете…

Сакламадык, кичер безне, зинһар,

Мусабайның горур егете…

Бу шигырь юллары астына күпләр үз фикерләрен язып калдырган.

«Урының оҗмах түрләрендә булсын, Илнар. Әти-әниеңә, Ләйсәнгә, ике алма бөртегеңә сабырлыклар бирсен Аллакаем. Минем улым шок хәлендә калган, Илнарны ишеткәч. Бер тәрилкәдән ашап, гел бергә булдылар. Синең киткәнеңә ышанасы килми, йөрәк елый»;

«Күпме яшь гомерләр өзелә бит, күпме сабый ятим кала җирдә, сүзләр табып булмый язарга, кул калтырый, хәтта. Кайчан бетә бу кеше гомере белән уйнаулар. Күз яшьләрен тыеп булмый шигырьне укыганчы да, калганнар ничек түзәр, ничек күтәрер ялгызлык ачысын»;

«Үзәкләргә үтә шигырең, Рүзәл. Дога булып барсын гомеркәйләре өзелгән батырларга»;

«Негатив язарга кирәкми. Туганнарына, бигрәк тә әнисенә сабырлык бирсен Раббым, бик авыр баланы югалту. Ул үстергән аналар бигрәк тә аңлый, баласы шунда булганы – тагын да. Акыл сатмыйм, улым контрактник»;

«Монда җылы сүзләр эзлим якыннарына, таба алмыйм. Безгә ничек авыр - күңел елый, ә якыннарына, әти-әнисенә мәңгелек күз яше. Раббым, бар газизләрен югалткан ата-аналарга, якыннарына сабырлык, сәламәтлек бир. Аллаһы Тәгаләм син генә туктата аласың бу зур, куркыныч афәтне, туктат Раббым, сакчы ярдәмче бул. Һәрбер ир-егетләребез, исән-имин сәламәт кайтыгыз. Арабыздан киткән егетләребезнең урыннары оҗмах түрләрендә булсын, Раббым» дип язучылар бар.






Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net