Ришат Төхвәтуллин, әти булачагын белгәч, шатлыктан елаган
Алия Төхвәтуллина социаль челтәрләрдә Ришатка тиздән әти-әни булачакларын ничек хәбәр итүен күрсәтте.
Алия тестны брендлы күзлек тартмасына салган. «Ришат Илгизгә брендлы күзлек бүләк иткән иде. Янәсе, мин дә Ришатка шундыйны ук сатып алганмын», – дип язган ул.
Тартманы ачкач та Ришат бик нык гаҗәпләнә: «Син авырлымы?» – дип сорый.
Видеоның калган өлеше – ихлас хисләр өермәсе. Яшьләр кочаклашалар, Ришат, шатлыктан, елап җибәрә.
-
«Без сине көтәбез, бәләкәчебез»: Алия – Ришат Төхвәтуллиннар бәби көтүләрен хәбәр итте
