Добавить новость
123ru.net
Все новости
Ноябрь
2023

Газзәдә мәчетне шартлатканны видеога төшергәннәр

0

Палестинада көчле сугыш хәрәкәтләре дәвам итә.

Израиль армиясе һөҗүмнәре аркасында, Газа секторында 7 октябрьдән бирле 13 300 кеше һәлак булган, тагын 31 мең кеше яраланган. Бу хакта Газа хакимияте үзенең Телеграм-каналында хәбәр итте дип яза Төркиянең «Анадолгу» агентлыгы.

Корбаннар арасында 5 600 бала һәм 4 550 хатын-кыз бар.

Газзәне утка тоткан вакытта 201 медицина хезмәткәре һәм 60 журналист һәлак булган.

6500 кеше (монда хәрабәләр астында калучылар да керә) хәбәрсез югалган булып санала. Аларның 4400дән күбрәге балалар һәм хатын-кызлар.

Хәзерге вакытта Газада 98 хакимият бинасы һәм 266 мәктәп Израиль армиясе һөҗүменә дучар булган. 66 мәктәп эшләми.

Израиль 68 солдаты һәлак булганы хакында хәбәр итте.

Соңгы мәртәбә һөҗүмгә дучар булган белем бирү оешмалары арасында Нусайратадагы Малайзия мәктәбе, Газаның төньягындагы Кувейт мәктәбе һәм Аль-Бурайджададагы БАПОР мәктәбе дә бар.

Израиль гаскәрләре утка тоткан 170 мәчетнең 83е тулысынча җимерелеп беткән.

Мессенджерларда мәчет шартлатылган видео таралды.

Израиль армиясе – ЦАХАЛ тараткан видеоларны Газзәдә кварталлап шартлатканнары күренә.

Шул ук вакытта Палетиснадагы сугыш вакытлыча тукталуы да ихтимал дигән мәгълүмат чыкты.

Израиль һәм ХАМАС арасында тынычлык урнаштыру буенча сөйләшүләр финишка якынлашты, килешү параметрлары соңрак билгеле булачак дип әйтте Катарның Тышкы эшләр министрлыгы вәкиле Маджид аль-Ансари. Бу хакта РИА Новости яза.

«Сөйләшүләр финишка якынлашты, әмма без ахыргы килешүгә ирешмичә торып, нинди дә булса нечкәлекләрне әйтә алмыйбыз», – дигән ул.

Баштарак Газзә секторында идарә итү торган ХАМАС хәрәкәтенең политбюро башлыгы Исмаил Хания шартларны сөйләшүдәге алга китеш турында әйткән иде. Катар сөйләшү процессында арадашчы булып тора.

Washington Post газетасы мәгълүматларына караганда, тоткыннарны азат итүгә алмашу өчен, анклав эчендәге сугышларны биш көнгә туктатып тору турында сүз бара.

Палестина-Израиль конфликты ике якның да территориаль мәнфәгатьләре белән бәйле һәм дистә еллар дәвамында төбәктә киеренкелеккә һәм хәрби бәрелешләргә сәбәп булып тора. БМО карары буенча, 1947 елда СССРның актив роле белән ике дәүләт – Израиль һәм Палестина дәүләтләре төзү билгеләнә, әмма бары тик Израиль дәүләте генә барлыкка килә.

7 октябрь иртәсендә Газзә секторының ХАМАС хәрәкәте яһүдиләр дәүләтенә атыш ачып, илнең көньягында чик буе районнарына бәреп кергәч яңа бәрелешләр башланды. Монда хәрбиләргә дә, гражданнарга да ут ачтылар, шулай ук әсирлеккә дә алдылар.

Моңа җавап итеп, Израильнең Оборона армиясе Газзә секторында «Тимер кылычлар» операциясен башлады. Һөҗүмнән соң берничә көн эчендә ЦАХАЛ чиктәге барлык торак пунктларны контрольгә алды һәм анклава территориясендәге объектларга, шул исәптән гражданлык объектларына да авиаһөҗүмнәр ясый башлады. Моннан тыш, Тель-Авив Газада тулысынча блокада турында игълан итте: су, азык-төлек, электр, медикаментлар һәм ягулык бирү туктатылды.

Израильдә 1,4 мең кеше, шул исәптән, 20 россияле һәлак булган.






Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net