Добавить новость
123ru.net
Все новости
Ноябрь
2023

Россия хатын-кызлары баланы Аргентинага барып таба: бәясе һәм сәбәпләре

0

Соңгы берничә елда Аргентинада бала табу бәясе 2 тапкыр арзанайган. Буэнос-Айрес аэропортында февраль аенда йөкле хатыннарны тоткарлау вакыйгасыннан соң, Россия хатын-кызлары бу илгә бала табу өчен барудан бераз тукталып торса да, «бала тудыру туризмына» ихтыяҗ кабат барлыкка килгән.

Аргентинадагы рус гидлары хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта илдәге госпитальләр шулкадәр тулган, планлаштырылган бала тудыру көненә хәтта буш палата табу кыен. Бу бигрәк тә «кесарево» ясалырга тиешле кешеләргә кагыла, дип яза «SHOT» телеграм-каналы.

  • Искәртеп үтик, Татарстанда мәҗлесләр алып баручы Илшат Вакказовның баласы да Аргентинада туды. Яшьләр бәби табу өчен вакытлыча Аргентинага күченеп киткән иде. Илшат Вакказов декрет ялының берничә аен чит илдә үткәрәчәкләрен, әмма Казанны бик яратуларын һәм декабрьдә кире әйләнеп кайтырга планлаштыруларын әйтте.

Аргентинага Россиядән бала табарга бару өчен, кыйммәтле билетлар сатып алырга һәм 1 тәүлектән артык самолетта башка континентка очарга кирәк. Россия кешеләре бу илдә бала тудырырга теләү сәбәпләрен түбәндәгечә аңлата.

Беренчедән, бала автомат рәвештә ул илнең гражданины була, шунлыктан аңа 171 илгә визасыз сәяхәт итәргә мөмкинлек бирелә, аннары мондый паспортлар баланың ата-анасына да бирелергә мөмкин.

Икенчедән, Аргентинада рекордлы инфляция бара, ул инде 143 процентка җиткән. Песо курсы долларга карата шулкадәр түбән төшкән, хәтта Буэнос-Айреста бала табу Швейцария һәм Германиянең шәхси госпитальләрендәге бәядән дә арзангарак чыга.

2019 елда Аргентинада баланы табигый юл белән табу бәясе уртача 7 мең доллар торса, хәзер 3 мең долларга якын (~260 мең сум) исәпләнә. Ләкин барысы да җайлы гына түгел. Быелның февралендә Россиядән килгән берничә йөкле хатын-кызны аэропортта тоткарладылар. Хакимият аларны турист визалары белән илгә кертергә теләмәде, ләкин соңыннан фикерләрен үзгәрттеләр. Бу җәнҗалдан соң бу илдә бала табарга теләүчеләр агымы сизелерлек кимеп алган.

«Ул вакытта бала табу вакыты җиткән күп кенә хатын-кызлар куркып калды һәм килмәделәр. Хәзер барысы да җайланды. Хөкүмәт тынычланды. Адвокатлар Хөкүмәткә Федераль миграция законнарын ачты, анда Аргентинага бала табарга килгән кешенең бернәрсә дә бозмавы ачык итеп әйтелә. Хәзер тагын бик күп кеше килә башлады», – дип сөйләгән Латин Америкасы илләрендәге гид Александр Правдивый.

Кичә Аргентинаның президент сайлауларында бик тә үзенчәлекле сәясәтчесе Хавьер Милей җиңеп чыгуы билгеле булды. Ул Россия белән хезмәттәшлек итүдән баш тартуны яклый, АКШ һәм Израиль белән элемтә тотарга җыена. Әмма әлегә гидлар зур куркыныч күрмәвен әйтә, алар «президент бу илдә бернәрсә дә тыя һәм үзгәртә алмый» диләр.

Видеода яңа президентның кыланмышлары:

  • Алып баручы Илшат Вакказовның хатыны Аргентинада бәби тапкан
  • Сүгенә торган яңа президент кеше органнары, наркотик сатуны законлы итәргә җыена






Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net