Добавить новость
123ru.net
Все новости
Сентябрь
2023

Узган гасырда нахакка 13 ел төрмәдә утырган Фәтхулла бабайга 31 млн сум түләячәкләр

0

13 сентябрьдә Уфаның Ленин районы суды 86 яшьлек Фәтхулла Исхаков дәгъвасы буенча хөкем карары чыгарды. Чит кеше кылган җинаять өчен ул 13 ел төрмәдә утырган. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

1959 елда 22 яшендә Фәтхулла Исхаковны танышы кылган җинаять өчен төрмәгә утырталар. Хәзер ул 450 млн сум компенсация таләп иткән иде. Суд карары буенча, компенсация 31 млн сум булачак.

«13 ел эчендә Фәтхулла Исхаков хатынын, ата-анасын югалта, баласы ятим кала. Ул ата-анасыз 10 ел чамасы яши. Иреккә чыккач 50 ел чамасы ул гаделлек эзләп йөри. Шуңа күрә бу сумма – бик аз», – ди Исхаковның адвокаты.

Пенсионер бу акчаны кая куясын да билгеләгән инде – 450 млн сумга ул Сочида өй алырга тели, акчаның бер өлеше бинаны саклауга, хезмәткәрләргә булачак, диелә хәбәрдә.

2021 елның 21 декабрендә Россия Конституция суды аерым очракларда судларга яңа дәлилләр барлыкка килгәндә прокурор позициясенә карамыйча хөкем карарларын кире карарга рөхсәт итте. 1959 елда хөкем ителгән Уфа кешесе Фәтхулла Исхаковның дәгьвасына җавап сайтның судында чыккан.

Фәтхулла Исхаков үтерергә маташуда гаепләнеп хөкем ителә, 13 ел колониядә утыра. Ул үзенең гаепсез булуын әйтә, иреккә чыккач та хөкем карарын бетерү артыннан йөри. 2012 елда шаһитларның берсе Исхаков хөкем ителгән җинаятьне үзе кылуын әйтә.

Яңа дәлилләр чыккач, прокурор судка тиешле карарны җибәрә. Берникадәр вакыттан ул аны кире чакыртып ала һәм судка башка җибәрми. Шулай итеп озак еллар буена бу эштә билгесезлек кала. Прокуратура производствоны берничә тапкыр туктата, реабилитация таләп итүче Исхаковның дәгъвалары буенча судлар моның белән килешми, ләкин хөкем карарын да кире какмыйлар. 1959 елның 25 маенда чыгарылган карарны кире кагу турында карарны Россия Югары суды быел майда гына чыгара.

  • 1959 елда Исхаковны 3 кызны үтерергә маташуда гаеплиләр. Имеш, 22 яшьлек егет танышларының өенә кергән һәм пычак белән һөҗүм иткән. Судта моны 4 кеше раслый, алар шаһит була. Исхаковны 15 елга төрмәгә утырталар, ул үзенең гаепсез булуын исбатлый алмый. Фәтхулла төрмәдә утырганда, хатыны да, әти-әнисе дә үлә. 13 елдан иреккә чыккач, ул кабат гаепсез булуын исбатларга тырыша, дип язган идек.





Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net