Добавить новость
123ru.net
Все новости
Август
2023

Әнисенә әйтмичә генә, күрше апа белән Камага су коенырга киткән малай батып үлгән

0

17 августта Пермь краеның Добрянка шәһәрендә фаҗига була. Камада су коенган чакта малай белән кыз тончыга. Кызны коткаралар, 8 яшьлек Ваня (исеме үзгәртелә) һәлак була. Ул хастаханәдә үлә. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итә.

«Ул иртәдә без балалар белән су коенырга бардык, аннары өйгә кайттык, ашадык, улым дуслары белән урамга чыгарга сорады. Урамда аларны күрше хатын очраткан һәм үзе белән елгага су коенырга чакырган. Ваня башта баш тарткан, әнигә әйтергә кирәк, дигән, мин ачуланыр дип борчылган. Ләкин күрше хатын, шалтыратам, дип ышандырган, ләкин ул миңа шалтыратмады», – ди малайның анасы Татьяна.

Татьяна сүзләренчә, елга буена килгәч, күрше хатын үз баласы белән була, Ваня су коенырга кереп китә.

«Ничек булганы билгесез. Бәлки, Ваня тирәнгә кергәндер, төпне тапмагач курыккандыр, шуннан бата башлагандыр. Ул йөзәргә өйрәнә иде, чумарга яратты, чума да шунда ук чыга иде», – ди әни кеше.

Балаларның берсе Ваняның батуын күргән, ярдәм чакырган. Ваняны алып чыкканнар, «ашыгыч ярдәм» озак килгән. Шуннан соң бер ир-ат көтеп җиткереп булмасын аңлый һәм баланы үзе хастаханәгә алып китә. Юлда «ашыгыч ярдәм»не очрата, баланы табибларга тапшыра.

Бу вакытта күрше хатын Татьяна янына чаба. «Ишек шакыгач, балалар шуклана дип торам. Бусагада күрше хатын тора, бөтен җирендә ком, сөйләшик, ди. Мин шунда ук нидер булганын аңладым. Ваня батканын әйткәч, йөрәгем туктый дип торам. Хастаханәгә йөгердек. Шунда көттек. Мине полиция хезмәткәре сораштырды. Аннары аңа шалтыратып, бала үлгәнен әйттеләр», – ди ул.

Татьяна сүзләренчә, Ваня күрше апаны яхшы белә, ул аның нәни улы белән ишегалдында еш уйный, чәй эчәргә кереп йөри.

«Аның балалар белән йөргәндә фаҗига була язган иде инде. Кышын балаларны җыеп тауга алып барган. Анда бер бала баганага бәрелә язган. Ул шуннан соң кеше балаларын алып йөрмәскә ант иткән иде», – ди Татьяна.

«Ул аны балаларның күңеле ачар өчен эшли инде. Тик, аңа карап, миңа җиңел түгел. Ләкин мин аны кичердем. Аңа да җиңел түгел. Гомер буе булышырмын, диде, хәзер дә булыша», – ди әни кеше.

Татьяна үзе балалар йортында үскән. Үзе Соликамскидан, Добрянкада аларга социаль торак биргәннәр. Ире, 4 яшьлек кызы бар.

Тикшерү эшләре бара, диелә хәбәрдә.






Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net