"Балаларымның киләчәге өметле булсын, дип килдем сайлауга"
Иске Шөгердәге 1833 нче сайлау участогына халык дәррәү булып килә. Мәдәният хезмәткәрләре концерт оештырган, эчке якта тәм-том саталар, авылдашлар бер-берсе белән күрешә, сөйләшә.
Сайлау участогы комиссиясе рәисе секретаре Гүзәл Рәхимова әйтүенчә, халык бердәм булып тавыш бирергә килә.
–Безнең участокта 843 сайлаучы, монда Яңа Шөгер дә керә. Ике комиссия члены сайлауга килә алмаучыларның өйләренә китте. Күзәтүчеләр дә, сак хезмәткәрләре дә үз урынында. 12 яшь сайлаучыларыбыз бүләкләрен алып киттеләр, -ди ул.
Әнә Эльвира Гыймаева өч баласы белән сайлауларга килгән. “Балаларыбызның киләчәге өметле булсын, сайлаган кешеләребез ышанычлы терәк булсын дип, тавыш бирергә килдем, ди. Әни һәм тәрбияче буларак, теләгем дә бар: авылыбызда яңа балалар бакчасы күрәсебез килә”, ди ул.
