Бәрәңге алу сайлауга киртә түгел
Әлмәттә сайлау участокларына 40 % ка якын яки 44 меңнән артык кеше тавыш бирергә килгән.
Территориаль сайлау комиссиясе биргән мәгълүматларга караганда, шәһәрдә һәм районда 147898 сайлаучы исәпләнә. Әлмәт районы территориаль сайлау комиссиясе рәисе Илдар Нәбиуллин сүзләренчә, районда хәл-торыш тыныч, тавыш бирү барышында хокук бозулар, шикаятьләр күзәтелмәгән. Рәсми мәгълүматлар буенча, 12.00 сәгатьтә шәһәр буенча 39,5 % кеше, район буенча 45 % кеше тавыш биргән. Түбән Абдул (81,5 %), Багряж-Никольск, Сиренькино (70 % тан артык) лидерлар сафында тора.
Әлмәт шәһәре территориаль сайлау комиссиясе рәисе урынбасары Татьяна Ершова белдергәнчә, һава торышы яхшы, кәефләр күтәренке: Күпләр бүген бакча эшләре белән мәшгуль, кояшлы көнне бәрәңге алуга багышлый, шулай да эшләр тәмамлангач та, һәркем үзенең гражданлык буручын үти ала, әлмәтлеләрне кичке 8 гә кадәр сайлау участокларында көтәләр.
