Әлмәттә тавыш бирүләр тыныч барамы?
Әлмәтлеләр Татарстанның һәм Әлмәт муниципаль районының киләчәге өчен тавыш бирүләрен дәвам итә. Әлмәт территориаль сайлау комиссиясе рәисе урынбасары Татьяна Ершова билгеләп үткәнчә, барлык сайлау участокларында да тавыш бирүләр әлегә шикаятьләрсез бара. ТИКка тәнкыйть-замечаниеләр кермәгән.
Сайлауларның законлы баруына кандидатлары сайлауларда катнашучы партияләрдән күзәтүчеләр дә күзәтчелек итә. 801 нче сайлау участогы музыка көллиятендә урнашкан. Музыка тавышы урамга ук яңгырап тора, ә эчке якта музыка көллияте коллективы көче белән концерт оештырылган. Шулай ук камыр ризыклары, тәм-том белән сәүдә дә гөрли.
– Иртәдән үк бездә шундый тыныч торыш. Сайлаучылар килә. Бәйрәм кәефе өчен бөтен шартлар тудырылган, – диде 801 нче сайлау участогы рәисе Илнур Шиһапов.
КПРФтан булган күзәтүче Марина Пушкаревская да аның сүзен куәтләде һәм тавыш бирүнең закон кысаларында баруын ассызыклады. Теркәлгән кандидатларның күзәтүчеләре Илнур Минхәеров һәм Камил Хөснетдинов та сайлауларны үтә күренмәле, гадел бара дип бәяләде.
Пенсионерлар Рәсимә һәм Флүс Галимовлар да канәгать.
– Без бәйрәмгә баргандай килдек. Чынлап та, шулай булды. Сайлауга бару– безнең бурыч. Киләчәгебез матур булсын, пенсияләр артып торсын, – диде алар.
“Бердәм Россия” партиясе күзәтүчесе Сергей Иванов балалар-яшүсмерләр иҗаты үзәгендә урнашкан 803 нче сайлау участогында тавыш бирү барышына күзәтчелек итә. Ул да әлегә кадәр җитешсезлекләр булмавын, тавыш бирүләрнең актив баруын белдерде.
“Гадел Россия” дән булган күзәтүче Илдар Нуриәхмәтов та законнан тайпылыш юклыгын җиткерде.
