Әгерҗе районы авылларында сайлаучыларның яртысыннан артыгы участокларга килде
“Сайлаучылар бик актив, бәйрәмгә кебек киләләр”, – дип билгеләп үттеләр Тирсә һәм Сарсак-Омга сайлау участокларында.
478нче санлы Тирсә сайлау участогында бюллетень алу өчен чират тезелгән.
– 9 сентябрьдә 18 яшь тулды. Ниһаять, мин дә бу сайлауларда үз тавышымны бирәм дип сөенә-сөенә кайттым, – ди КФУның Чаллдыдагы филиалы студенты Инсаф Йосыпов. Сыйныфташлары – күптән түгел 18 яшьләрен тутырган Нурлыяз Тукбаев, Гүзәл Нуретдинова да сайлауларга махсус кайтканнар.
– Безнең тавыш бик тә мөһим дигән уй белән килдек сайлауларга, – диләр Тирсәдән Газинур–Ирина Фәсхиевлар да. Ирина “Нәүрүз” ширкәтендә бозау караучы булып эшли,
Газинур – механизатор. “Авылда йорт салу” республика программасы ярдәмендә күптән түгел яңа йорт төзеп кергәннәр.
– Бүгенге тормышыбыздан без бик канәгать, – диләр.
479нчы санлы Сарсак-Омга сайлау участогына сәгать 9га 463 сайлаучының 188е килгән булган инде. Бирегә күрше Тансар, Сарсак-Арема, Сәрдәле авылларыннан да сайларга киләләр.
– Килә алмаганнарның өйләренә барабыз, – ди комиссия рәисе Светлана Кудрявцева.
Әнә, 77 яшьлек Анастасия Балтина белән 84 яшьлек Антонина Кубышева өйгә килгәннәрен көтеп тормаганнар, култыклашып килеп тә җиткәннәр.
– Мин алга таба да Татарстаныбызда тынычлык һәм дуслык булуын телим. Бүген Әгерҗе районында төрле милләт вәкилләре ничек дус яшибез бит. Тынычлык булса, калганы булыр, – ди Анастасия Балтина.
– Ә мин авылыбыз эчендә юллар төзекләндерелер дигән өмет белән килдем сайлауларга. Әнә, районыбызда юл төзелеше ничек яхшы алып барыла. Безнең Омганы да онытмасыннар иде, – ди Лидия Константинова.
Барлык участокларда да чәй табыны әзерләнгән. Сайлаучылар тәм-томнар белән сыйланып, бик канәгать булып кайтып китәләр.
