Добавить новость
123ru.net
Все новости
Сентябрь
2015

Райондашларыбызның табигатьне яратулары күркәм гамәлләреннән күренә

0

Туган җирнең матурлыгы аның табигатенә карап та бәяләнә. Экологик хәлне тагын да яхшырту, туган төбәгебезне яшеллеккә күмү, гөлбакчага әйләндерү мәсьәләсенә республикада, шул исәптән районда аерым игътибар бирелә. Моның шулай булуы аңлашыла да: сулар һавабызның, яшәгән җиребезнең чиста булуы безнең сәламәтлеккә уңай йогынты ясый. Шул максаттан авыл җирлекләрендә, Парклар һәм скверлар елы уңаеннан, күптөрле чаралар үтте. Түбәндәге хатлар шул хакта. 

– Иске Абдул мәдәният йорты каршында урнашкан «Батырлар аллеясы»на «Гөлчәчәк» балалар бакчасы сабыйлары ял итеп һава суларга килделәр. Аларга мәдәният хезмәткәрләре бу аллеяның тарихы, анда утыртылган агачлар турында сөйләде. Соңыннан балалар җырлы табышмак уены уйнап, паркта күргәннәрен асфальтка акбур ярдәмендә төшерделәр, дип язды безгә Иске Абдул мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Кәүсәрия Ситдыйкова. 

– Без, Мәләкәс авылының мәдәният йорты хезмәткәрләре, Яңа Җирекле авылында матур концерт оештырдык. Чарада «Питрау» фольклор коллективының зурлар һәм кечкенәләр төркеме чыгыш ясады. Шулай ук җыелганнарны матур биюләре белән «Яшьлек» бию коллективы сөендерде. Ә җырчыларыбыз Роза Семеновага, Анна Васильевага, Николай Евграфовка, Леонид Кузьминга рәхәтләнеп кул чаптылар, аларга кушылып утырдылар. Авыл кешеләре матур концертыбыздан бик канәгать калды, дип хәбәр итте Мәләкәс авылының мәдәният йорты директоры Людмила Адамова. 

– Безнең Яңа поселогыбыз үзенең матур табигате белән башка авыллардан аерылып тора. Поселокта искиткеч матур урманнар, парк, сулыклар җәелеп ята. Шушы гүзәллекне күрә белсеннәр, туган яклары белән горурлансыннар өчен без, китапханә, мәдәният йорты хезмәткәрләре, V-XI сыйныфларда укучы балаларны «Яхшылык эшлә!» дигән бәйрәмгә чакырдык. Чараның тантаналы өлешеннән соң аерым игътибар унберенче сыйныфта укучыларга бирелде. Ни өчен дигәндә, алар мәктәп бусагасыннан соң яңа тормышка аяк басалар. Һәрберсендә яңа идея-планнар, үзләре генә белә торган хыяллар... Аларның хыялы – югары белемле белгеч булып, туган ягыңа кирәкле кеше булу. Шул уңайдан, чыгарылыш сыйныф укучылары яңарыш символы буларак, махсус урынга агачлар утырттылар. Балалар теләкләрен теләделәр, яңа паркка сулыш өрделәр. Еллар үтү белән әлеге олы, куәтле агачлар яныннан үтеп барганда, алар янәдән яшьлекләренә әйләнеп кайтырлар, нинди игелекле эш башкарганнарын тагын бер хәтерләрендә яңартырлар, – дип ышанып каласы килә. 

Бәйрәмгә килгән барча балалар арасында «Табигать яңгырлары белән дә, кояшы белән дә гүзәл – аның начары булмый» дигән бәйге оештырдык. Сабыйлар берсен-берсе уздыра-уздыра көз фасылы турында җырлар искә төшерделәр, хәтта җырлап та күрсәттеләр. Иң активларга исә бүләкләр тапшырылды. Чарабыз ахырында җыелганнар мәдәният йортында «Чит әни» дип аталган кинофильм карадылар. Ул террорчылыкка каршы уздырылды. Парклар һәм скверлар елында балаларыбыз шундый матур чараларда катнаштылар, үзләре дә бик канәгать калды, дип хәбәр итте Яңа поселогының китапханә мөдире Айгөл Габдрахманова. 

P. S. Парклар һәм скверлар елына багышланган чараларның фотоларын «Вконтакте» социаль челтәрендәге «Якты юл» («Светлый путь») газетасының рәсми төркеменнән (http://vk.com/club54482574) карый аласыз. Безнең белән калыгыз! 






Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net