Добавить новость
123ru.net
Все новости
Сентябрь
2015

Сайлау участокларында җанлылык

0

Зәйдә Татарстан Президентын һәм муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнарына депутатлар сайлау һәр участокта җанлы бара. Мәсәлән, Комсомол урамындагы санитария-эпедимиология үзәге бинасында урнашкан 1435нче сайлау участогында иртәнге сәгать 9га ук инде 1509 сайлаучының 35 проценты тавыш бирергә өлгерде. Төрле милләтләр көйләре, җырлары яңгырап торган, теләүчеләр өчен эчкә үтүгә үк тәм-томнар сату оештырылган участокта, хәтта чират торып, иртәдән үк мөһим вакыйгада катнашырга ашыкты халык.

- Иң беренче сайлаучыбыз участок ачылганчы ук сәгать 7 тулмас борын килгән иде. Без аңа сайлау вакыты җитү үк тавыш бирдертеп, алдан беренче сайлаучыга дип әзерләп куелган бүләгебезне тапшырдык. Гомумән, безнең участокка караган йортларда яшәүчеләр һәрвакыт актив, сайлауның үз гражданлык позициясен белдерү өчен мөһим вакыйга булуын яхшы аңлыйлар. Участок сайлау комиссиясе әгъзалары һәр йортка, фатирга йөреп сайлаулар турында мәгълүмат бирделәр. Соңрак өлкән яшьтәге, физик мөмкинлеге чикләнгән, участокларга мөстәкыйль килә алмаучыларның гаризалары нигезендә өйләренә барып сайлатачакбыз. Әлегә 13 кеше гаризасы бар, гомумән, алар 30-40 чамасы була, - ди участок сайлау комиссиясе рәисе Икълимә Стефанова.

Ә сайлаучыларга килгәндә, барысының да кәефе күтәренке, сайлауларны бәйрәмгә килү кебек кабул итүләрен әйтәләр. Район яшьләр эшләре идарәсе белгечләре сайлауга килгәннәргә бүген шәһәрнең спорт комплексларында, мәдәният учреждениеләрендә булачак чараларга билетлар өләшә.

- Мин көзнең алтынга манчылган шушы матур көнендә бөтен мәшәкатьләрне читкә куеп, алдан ук әзерләнеп килдем сайлауга. Бу безнең киләчәгебез өчен бик мөһим. Илебездә тынычлык булсын, республикабыз бай яшәсен өчен без Татарстан җитәкчесен моңа кадәр күрелгән эш-гамәлләренә карап сайларга тиешбез, дип саныйм. Озак еллар авыл хуҗалыгы тармагында эшләүче кеше буларак, соңгы елларда игеннәрне җыю, шикәр чөгендереннән зур уңыш алу өчен яңа технологияләр республикабызга үтеп керүен җитәкчелекнең акыллы сәясәте, эшлекле гамәлләре нәтиҗәсе дип исәплим. “Зәй шикәре” агрофирмасында агроном булып эшләүче кеше буларак, быелгы сезон өчен генә күп төрле яңа техника районыбыз кырларындагы эшкә кайтарылуга сөенәм. Ә бу өстәлләребезнең сый-нигъмәткә сыгылып торуына нигез, киләчәгебезнең ышанычлы булачагына ишарәли. Шуңа да бүген барлык уңай шартлар тудырылган сайлау участогына бик теләп, үз тавышымны бирергә килдем, күрше-күлән белән чират торып сайлыйбыз, - ди Мөнәвир Әхмәтҗанов.

Шәһәрнең Воздвиженка бистәсендә яшәүче өлкән яшьтәге Зиннәтбану апа Фәйзуллина исә, тынычлык, дуслык, тату тормыш өчен тавыш бирәм дип белдерде.

- Безнең Газовая урамына асфальт салып куандырдылар, гомумән, шәһәрдә кая карама төзекләндерү, яңарту эшләре гөрләп бара, мондый төбәкнең киләчәге юк дип әйтү мөмкин түгел. Ачка тук булып яшәүләр киләчәк буыннарга язмасын, - ди Зиннәтбану апа.

Тавыш бирүдә әле беренче тапкыр гына катнашучы Вячеслав Будрин исә участок комиссиясе рәисеннән махсус бүләк алды. Вячеславка 18 яшь 2014 елның октябрендә тулган, ул тавыш биреп үз гражданлык позициясен күрсәтү көнен көтеп алуын әйтә.

-Мин Татарстаныбызның киләчәге яхшы булачагына шикләнмим. Без яшьләр сәясәттә дә, икътисадта да республикабызның тотрыклы булуы белән горурланабыз, - диде ул.






Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net