Добавить новость
123ru.net
Все новости
Сентябрь
2015

Сайлаучыларның 45 проценты үз тавышларын бирде

0
Әгерҗедәге 4нче мәктәптә урнашкан 460нчы сайлау участогында иртәдән үк җанлылык. Биредә Энгельс, Пушкин урамнары, М.Горький тыкрыгыннан барлыгы 739 сайлаучы үз тавышларын бирергә тиеш.
 
Иртәнге сәгатьләрдә пенсионерлар аеруча активлык күрсәтте. Сәгать 10нарга яшьләр дә килә башлады. Сайлаучыларның кәефе яхшы булу безгә эш дәрте өсти, – ди комиссия әгъзасы Сөмбел Муллахмәтова. 
Комиссиядәгеләрнең барысы да тәҗрибәлеләр. 
Шушы состав белән инде дүрт сайлау уздырдык. Бик аңлашып эшлибез, – ди Резидә Акбашева.
Участоктан сайлаучылар да өзелеп тормый. 
Сайлауга барасы бар дип атна буе әзерләндем. Аллага шөкер, тыныч, җитеш тормышта яшибез. Пенсияне вакытында китерәләр. Әгерҗебез күзгә күренеп үсә, төзекләнә, яшәү шартлары көннән-көн яхшыра. Шулай булгач ничек сайлауга бармый каласың ди?! – ди Галина Даниленко.
Әнә, милли киемнәрдән Әгерҗе “сандугачлары“ Виктор Власов һәм Ләйсән Тимуршина да ишектән кереп киләләр.
Бездә төрле милләт халыкларының дус, тату яшәвенә сокланабыз. Менә концерт куярга барганчы тавыш бирергә дип кердек. Без Татарстанда яшәвебез белән горурланабыз һәм аның киләчәктә дә чәчәк атуын телибез, – ди Ләйсән. 
Сәгать 11гә бу участокка барлык сайлаучыларның 25 проценты килгән иде.  
467нче сайлау участогында беренче тапкыр тавыш бирүче яшь сайлаучыларга “Бердәм Россия“ партиясе әзерләгән бүләкләрне тапшырдылар. Комиссия рәисе Татьяна Мерзлякова егет-кызларның һәрберсенә республикабыз язмышына битараф булмаганнары өчен олы рәхмәтен җиткерде.
Ижауда нефтьчеләр әзерли торган техникумда белем алам. Бу ялларда махсус сайлауга дип кайттым. Киләчәк – яшьләр кулында. Шулай булгач, мин сайлауга битараф кала алмадым, – ди Кирилл Фомин. 
Гомумән, бу көнне сайлау участокларына 347 егет-кыз беренче тапкыр үз тавышларын бирергә килергә тиеш. 
Һәр участокта сайлауга килүчеләрне тәм-томнар белән чәй эчерделәр.
Сәгать 11 сәгать 30 минутка райондагы барлык сайлаучыларның 44,74 проценты үз тавышларын бирде.





Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net