Добавить новость
123ru.net
Все новости
Сентябрь
2015

Һәр бала үз хокукларын белергә тиеш

0

 Республикабызда балалар хокукларын пропагандалаган бәйгеләр күп түгел. Ләкин һәр сабыйга үз хокукларын белү зарур. Бала аларны укып кына түгел, ә гамәлдә кулланырга өйрәнсә, тагын да яхшырак.

 Шул нисбәттән, “Бала – хокук дөньясында” дигән мәгълүмати-социаль видеороликлар республика конкурсы быел икенче тапкыр уздырыла. Инде былтыргы “беренче коймак” та бер дә төерле булмаган, киресенчә, бик уңышлы чыккан. Яшьләр арасында бәйге кызыксындыру уятып, конкурсның чираттагысын уздыруга этәргеч булган.

Беренче чиратта, әлеге конкурс БМОның балалар хокуклары турындагы конвенциясен популярлаштырырга ярдәм итә икән. Ник дигәндә, күп кенә балалар, шулай ук аларның әти-әниләре дә сабыйлар хокуклары турында бик аз белә. “Бала – хокук дөньясында”гы бәйгедә исә балалар һәм яшьләрдә актив гражданлык позициясен формалаштыру, традицион кыйммәтләрне пропагандалау, хокукый белемен арттыру максатларын куя.

- Әлеге бәйгедә 6 яшьтән алып 30 яшькә чаклы кешеләр катнашырга мөмкин. Иҗади эшләрне төркем дә, аерым-аерым да ясарга ярый. Конкурска балалар хокуклары турындагы БМО конвенциясенә туры килгән бер яки берничә хокук эчтәлеген сөйли торган видеороликлар кабул ителә. Аның жанры төрле булырга мөмкин. Мәсәлән, былтыр мультфильм, интервью, репортаж, видеоклиплар килде, – дип сөйләде журналистларга Татарстанның балалар хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Гүзәл Удачина.

Бәйгене Татарстанның берничә ведомствосы берьюлы оештыра. Татарстанның балалар хокуклары вәкиле, Мәгариф һәм фән, Яшьләр эшләре һәм спорт, Юстиция министрлыклары, “Татмедиа” матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы, “Балалар оешмалары советы” оешмасы, Балигъ булмаганнар һәм аларның хокукларын яклау эшләре буенча республика комиссиясе – шулар рәтендә.

Бәйгенең төп таләпләренә килгәндә, алар берничә. Видеороликның эчтәлеге Россия Федерациясенең законнарына каршы килмәскә тиеш. Шулай ук цензурага туры килмәгән яки кемнедер мыскыл итә торган гыйбарәләр булмау, ә роликның озынлыгы 2 минуттан артмау зарур. Мәсәлән, былтыр бик эчтәлекле һәм мәгънәле видеороликлар, билгеләнгән вакыттан арткан булганга күрә, җиңүчеләр рәтенә керә алмаган. Быел да оештыручылар катнашучыларга билгеләнгән таләпләрне катгый үтәргә киңәш итә. Видеороликның шундый кыска булырга тиешлеге тагын бер критерий белән аңлатыла. Конкурс тәмамланганнан соң, иң яхшы видеороликлар телевидение аша күрсәтеләчәк икән.

Конкурста катнашу өчен быелның 10 сентябреннән 31 октябренә кадәр видеоролик һәм гаризаны Татарстанның балалар хокуклары вәкиле аппаратына почта аша яки электрон почтага җибәрү кирәк.

Татарстанның яшьләр эшләре һәм спорт министры урынбасары Рөстәм Гарифуллин әйтүенчә, былтыргы эшләрнең барысы да жюри әгъзаларының күңелләрен тетрәндерерлек булган. Кайбер видеороликлар хәтта бәя бирүчеләрнең күз яшьләренә сәбәп булган.

Бәйгенең бүләкләре дә саллы. Беренче унлыкка кергән 10 иҗади эш авторының һәрберсе 20 мең сум акча белән бүләкләнәчәк. Моннан тыш, тамашачылар симпатиясенә лаек булган бер җиңүчегә 10 мең сум акча тапшырылачак. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы 2015 елның 20 ноябрендә – Бөтендөнья балалар көнендә узачак.

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА
Интертат.ру






Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net