Добавить новость
123ru.net
Все новости
Август
2015

Әгерҗе районы мәктәпләре яңа уку елына әзер

0
Быел районда беренче тапкыр “Яңа уку елына иң яхшы әзерләнгән мәгариф  учреждениесе“ смотр-бәйге уздырылды. 
 
Мәгариф идарәсе, Роспотребнадзор, күзәтчелек эшчәнлеге бүлекчәсе хезмәткәрләре мәктәп һәм балалар бакчаларына территорияләрнең, тәҗрибә участокларының эшчәнлеге, аларны яшелләндерү һәм эстетик бизәлешкә, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренең үтәлешенә карап бәя бирделәр.   
Мәгариф учреждениеләре җитәкчеләренең күпчелеге әлеге бәйгегә бик җитди караган. Мәсәлән, КИЧКЕТАҢ мәктәбе (директор – Нәзилә Зиннәтова) бинасы һәм территориясе СанПиН нормаларына туры килә, участогының бизәлеше дә искиткеч матур, бакчалары яшелчә-җиләк-җимешкә бай. 
САРСАК-ОМГА лицееның (Сергей Маркитонов) керү юлы ук барлык таләпләргә туры китереп эшләнгән. Тәҗрибә участогында тәртип. Биредә яшелчәләрнең ниндиләре генә үсми. Мәктәп һәм территорияне төзекләндерү өчен иганәчеләр ярдәм иткән.
Ринат Борһаниев җитәкчелегендәге ИСӘНБАЙ мәктәбе дә яңа уку елына укучылар кабул итәргә тулысынча әзер. Биредә республика Президенты программасы буенча спорт мәйданчыгы төзелешенең соңгы эшләре бара. Мәктәп һәм территорияне төзекләндерүгә җитәкчеләр һәм эшмәкәрләр – авыл башлыгы Фәнил Сираев, кирпеч заводы директоры Шәйхенур Нурмөхәммәтов, “Энерго-Сервис“ ширкәте директоры Илфат Ямалиев ярдәм иткәннәр. 
ПЕЛӘМЕШ башлангыч мәктәп-балалар бакчасы (Валентина Шурметова) да матурлыгы белән сокландырды. Биредә чәчәкләр патшалыгы хөкем сөрә. Төзекләндерү эшләрен башкарырга авыл халкы да ярдәмгә килгән. “Күмәк көч тау күчерә“ дигән әйтем бик тә туры килгән аларга. 
Людмила Колесникова җитәкчелегендәге 8нче БАЛАЛАР БАКЧАСЫ да уен мәйданчыгын һәм территорияне матурлауга иҗади якын килгән. 5нче БАКЧАда әле күптән түгел генә эшли башлаган яшь мөдир Эльвира Закирова һәм аның коллективының да бәйгегә әзерлекләренә жюри югары бәя бирде. Биредә балаларның уен мәйданчыгы матурлыгы белән сокландырды. 
КАДЫБАШ мәктәбенең (Фәния Рәшитова) тәҗрибә участогы яшелчәләрнең муллыгы белән таң калдырса, КҮЛӘГӘШ мәктәбенең (Олег Третьяков) керү юлына Җиңүнең 70 еллыгына багышлап йолдыз формасында чәчәкләр утыртканнар. КРАСНЫЙ БОР мәктәбендә (Резидә Каюмова) СанПиН һәм янгын куркынычсызлыгы буенча кимчелекләр табылмады. Кичкетаң балалар бакчасында (Сәрия Нуриева) хәтта фонтан да бар икән. Көчек мәктәбе дә (Рәис Баһаутдинов) чәчәкләрнең матурлыгы белән таң калдырды. Ә Бима мәктәбендә (Эдуард Михайлов) укучылар 1 сентябрьдән ремонт ясалган спортзалда шөгыльләнә башлыйлар. ТИРСӘ МӘКТӘБЕ (Гөлфия Гобәйдуллина) ветераннар аллеясы белән сокландырды. Ә ТИРСӘ БАЛАЛАР БАКЧАСЫнда (Гөлназ Ягъфәрова) яңа балалар мәйданчыгы ясауга ирешкәннәр. ИЖ-БУБЫЙ МӘКТӘБЕнең (Эльмира Мәннапова) тирә-юне чәчәкләргә күмелгән, балалар мәйданчыгында шөгыльләнү өчен спорт җиһазлары булдырылган. 2нче МӘКТӘПтә (Рөстәм Гобәйдуллин) укучылар тәҗрибә участогында эшләгәннән соң, спорт мәйданчыгында сәламәтлекләрен ныгыталар.
 Безнең районнан Сарсак-Омга лицее, Тирсә, Иж-Бубый, 2нче, 3нче мәктәпләр республика зона турында катнаштылар. Әлеге бәйгедә Сарсак-Омга лицее икенче урын алды. 
Әлеге бәйгене уздыруны матур традициягә әйләндерергә уйлыйбыз. Бу көннәрдә мәктәпләрдә соңгы төзекләндерү, буяу эшләре бара. Һәр мәктәп яңа уку елын тулы әзерлек белән, матурланып каршы алачак. 
Евгения ГАЛИЕВА,
мәгариф идарәсенең анализ һәм контроль буенча баш белгече.





Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net